Исегезгә төшерәбез, ир баланы билгесез юнәлештә алып киткән иде, көч хезмәткәрләре җинаять эше кузгаткан.
Хәзер Анастасия ир-атны ата хокукыннан мәхрүм итәргә тели. Бу хакта зыян күрүченең адвокаты Роман Петров хәбәр итте.
Зыян күрүченең сүзләренчә, тикшерү бүлмәсендә ире аңа кычкыра. Аның әнисе, бер яшьлек Тихонны алырга дип, Анастасиягә ташлана һәм чәчләрен йолкып ала, чылбырын һәм күлмәген ерта. Хокук сакчыларына хәтта олы яшьтәге хатынны урамга чыгарырга туры килгән. Анастасия үзенең адвокатыннан ир-атны ата хокукыннан мәхрүм итүен сорый.
- Хәзер аны тоткарламаячаклар, иреккә җибәрәчәкләр. Ашыгыч рәвештә хокукларыннан мәхрүм итү өчен документ әзерләргә кирәк, ул кабат килмәсен һәм минем баламны тартып алмасын өчен, - дип мөрәҗәгать итә Анастасия юристка.
Гаугадан соң ире Анастасиягә социаль челтәрләрдә хат язган. Ул тагын хатынга янаган...