

Уфа полициясенә 66 яшьлек хатын-кыз алдануы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул аңа билгесез ир-егет шалтыратканын, үзен инвестиция компаниясе менеджеры дип таныштырганын һәм табыш алу ысуллары һәм схемалары турында сөйләгәнен бәян иткән.
Чит кешегә ышанып һәм аның күрсәтмәләрен үтәп, бер ай эчендә хатын 8 миллион кредит акчасы һәм танышларыннан бурычка алынган 1 миллион 200 мең сум акча кертә. Гомум зыян 9 миллион сумнан артык тәшкил итә.
Билгеле, ул табыш ала алмаган. Алдаганнарын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать иткән. «Мошенниклык» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: башинформ