+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 июль 2023, 03:45

Мунчага дусларыңны сайлап бар!

Югыйсә, алардан әллә нәрсәләр көтәргә була.

Мунчага дусларыңны сайлап бар!Мунчага дусларыңны сайлап бар!
Мунчага дусларыңны сайлап бар!

Краснокама районында полициягә Яңа Кабан авылында яшәүче 43 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Ирнең 540 мең сум акчасын урлаганнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, урлау 2021 ел ахырында ук башкарылган. Зыян күрүче сөйләвенчә, вакыйга булган көнне ул үзенең танышы янына кунакка бераз күңел ачу һәм ял итү өчен Агыйдел шәһәренә барган.

Дуслары кунакка башка танышларын чакыралар һәм саунага юл тоталар, анда спиртлы эчемлекләр эчеп, "төнге күбәләк"ләр хезмәтләреннән файдаланырга карар итәләр. Гариза бирүче гүзәл затлар белән ял иткәндә эшләми торган дуслары аның кесә телефонын кулланган. Башта алар картада булган сумманы — 60 мең сумны күчерәләр, ә аннары аның исеменә кредитлар рәсмиләштерәләр һәм алынган акчаны үз банк счетларына күчерәләр. Әмма зыян күрүче полициягә шикләнелүчеләр ягыннан янаулар аркасында булган вакыйгадан соң ел ярымнан соң гына мөрәҗәгать итә.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, Краснокама районы һәм Агыйдел шәһәре буенча бүлекләре оперативниклары белән берлектә, шикләнелүчеләрне тоткарлаган. Болар 36 һәм 34 яшьлек Агыйдел шәһәрендә туган өч кеше булып чыга. Алар гаепләрен таныган. Караклар сүзләре буенча, аларга шәхси ихтыяҗлары өчен акча кирәк булган.

 

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас