

Чиләбедә хатын-кызны урлаган һәм аны 14 ел тоткынлыкта яшәткән 51 яшьлек ир-егетне тоткарлаганнар. Билгеле булуынча, шәхси йорт ишегалдында тагын бер хатын-кызның сөлдәләрен тапканнар. Җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итте бүген Тикшерү комитетының төбәк идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Владимир Шишков.
- Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2009 елның көзендә Чиләбедә яшәүче ир спиртлы эчемлекләр куллану нияте белән бер хатын-кызны шәхси йортына алып килгән һәм 14 ел дәвамында шуннан чыгармаган. Психик авыру кискенләшкәннән соң, ир-егет дәвалау учреждениесенә китерелгән, ә хатын-кыз әле генә тоткынлыктан ычкына алган, - ди Тикшерү комитеты вәкиле.
Хатын-кызны ир 19 яшендә урланган. Кызны беркем дә эзләмәгән, чөнки ул имин булмаган гаиләдән, аның турында борчылыр кеше дә булмаган.
Екатерина сүзләренчә, Владимир аны һәрвакыт диярлек бүлмәдә тоткан. Еш кына кыйнаган һәм көчләгән. Ир өйдән чыгып киткәндә, кызны бәйләп, авызын скотч белән ябыштырган. Екатеринаны өйдә эшләү өчен генә чыгарган ул. Кыз ирнең әнисен тәрбияләргә һәм өйне тәртиптә тотарга тиеш булган.
Күршеләр якында гына ни булганын белмәгән дә, чөнки йорт койма белән әйләндереп алынган, ә Владимир үзе өйдән сирәк чыккан. Катя сөйләвенчә, биредә тагын бер хатын-кыз яшәгән. Ир аны кыйнап үтергән, ә сөлдәләрен күмгән. Владимир Катя артыннан да гел пычак тотып йөргән, шуңа да кыз качып чыгып китә дә алмаган. Әлеге хәл буенча тикшерү дәвам итә.
Фото: ntv.ru