

Ул Стәрлебашта туып-үскән. Гаилә Казанда яшәгән. Әле ире авыр хәлдә. Гәзит хәбәрчесе Гөлнараның хезмәттәше белән сөйләшкән.
"Гөлнара Казан кооператив институтында студентларның кадрлар бүлегендә эшли иде. Әле бәби табарга бер ай кала гына килгән иде. Гомумән, декретта булса да эшкә гел килеп йөрде. Ире безнең студент, ялгышмасам, машина белән ерак юлларга йөри. Гөлнара үзе Башкортстанныкы иде. Бер авыр сүз әйтми торган кеше иде. Бөтен нәрсәгә "ярар" дип кенә торды. Бөтен эшне эшләде. Җитешәме ул, җитешмиме, эшли аламы, юкмы "ярар" гына дия иде",- ди мәрхүмәнең хезмәттәше Алия Фазылҗанова.
Декрет ялында булса да Гөлнара буш тормаган, "ват-сап"та төркемнәр ясап, көнкүреш химиясе сату белән шөгыльләнгән.
"Дөрестерме-юктырмы, төгәл әйтә алмыйм, берничә ай элек кенә йорт сатып алган булганнар. Олы кызы әтисенең "копиясе" иде. Кечкенәсе әле ике ай элек кенә туган. Гөлнара палаткага баланы имезергә кергән, олы кызы да аның артыннан кереп киткән. Ирен авыр хәлдә диделәр",- ди Алия ханым.
Гөлнара Сәлимова 1991 нче елгы, кызлары 2021 һәм 2023 елгы булган
Гөлнараны Башкортстанда җирләячәкләр. Гаилә җирләү буенча чыгымнарны үзе генә күтәрә алмый. Шуңа да мәрхүмәнең әнисе ярдәм сорый.
Финанс ярдәмен Гөлнараның әнисе Рима Фәрит кызына 4276 0600 1429 2828 карта номерына күчерергә мөмкин. Бу хакта Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы да язган иде.
Билгеле булганча, 29 июль кичендә Мари Эл урманнарында, бигрәк тә Яльчик күле буенда көчле давыл узды. Анда ял базалары һәм палаткалы лагерьлар урнашкан. Агачлар аву сәбәпле, 29 кеше зыян күргән. Шуларның 19 сы Татарстаннан. 8 кеше һәлак булган, 3 се балалар. Зыян күргән 16 кеше хастаханәдә, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Фото: социаль челтәрләрдән