

...Мендәргә бастырып, бианасы бал-май каптырганнан соң Халиты аны күтәреп алды да өйләренә алып кереп китте. Фәрзәнәнең күзенә беренче чагылган нәрсә түр стенадагы шул келәм булды. Аны күрмәскә мөмкин түгел иде – бу келәм шулкадәр чагу, зур, кычкырып торучы эре кызыл-сары, зәңгәр, сары чәчәкләр, төрле төсле бизәкләр төшкән иде анда. Келәм астындагы түрдәге диванга утыртты да Халит Фәрзәнәсен, янына чүгәләп, кулларыннан алды:
– Мин сине гомерем буе күтәреп йөртергә әзер, матурым...
Бер-берсеннән күзләрен ала алмаган гашыйкларны бианай кеше “җиргә төшерде”.
– Бездә киленнәр өйгә аяклары белән атлап керә, гадәттә... Нишләп утырдың, килен? Сиңа су юлы күрсәтәләр хәзер, көянтә-чиләкләреңне ал!
Усал иде бианасы Фәрзәнәнең, ут иде. Ул аның белән сабыр холкы, төпле акылы аркасында гына килешеп яши алды.
Шушы келәме белән бигрәк горурлана иде бианасы. Аны ул ниндидер зур “блат” аркасында гына алуга ирешкән икән. Келәм яхшы сыйфатлы, йомшак. Ләкин аның шулкадәр чагу булуы Фәрзәнәгә ошамады. Өстәвенә, идәннәрендә кызыл келәм, өстәл өстендә чагу япма... Фәрзәнәнең күңеленә тыныч, якты, бик кычкырып тормаган төсләр якын иде. Шулай да яшь килен дәшмәде, түзде, келәмнәрне даими чистартып торды.
Бервакыт, инде биш-алты ел бергә яшәгәннән соң, мөгаен, Фәрзәнә бер җәйге эссе көнне келәмнәрне Халиттан тышка чыгартып, коймага элдерде һәм яхшылап юды. Инде келәмнәр кибеп бетеп килгәндә капкада бианасы күренде.
– Әнкәй, син бит әле өч көннән генә кайтырга тиеш идең, ни булды? – дип сорады Фәрзәнә, йөгереп барып, бианасы кулыннан чемоданын алганнан соң.
– Уттай эш вакытында шифаханәдә яту дөрес түгел дип уйладым, иртәрәк кайтырга булдым. Килен, кура җиләген, карлыганнарны җыйдыңмы? Кайнатма ясарга кирәк. Аһ!
Гадәттәгечә “командирларча” сөйләнеп, өйгә кереп барган бианасы, коймага эленгән келәмнәрне күреп, өнсез калды.
– Нишләдең син?! Су тидерәләрме соң аңа?! Син бу келәмнең күпме торганын беләсеңме?!
Бианасы яраткан келәме янына омтылды, аны сыйпап, иснәп карады. Бу көнне келәмнәр аркасында зур тавыш чыкты. Ике ут арасында калган Халит хәтта кулын селтәп, өйдән чыгып китте һәм озак кына кайдадыр йөреп кайтты. Әнкәсе белән хатыны арасында сүзгә килешү булса, ул гел шулай итә иде. Хәер, сүз һәм тавыш әнкәсеннән генә чыга. Фәрзәнә кайчак нидер әйтергә теләп, авызын гына ача, командир-бианайның көчле тавышы аны шунда ук күмеп китә...
Ә келәмгә берни булмады. Юганнан соң ул ачылып, тагын да чагурак булып китте. Яңадан стенага кадакланды.
Бергә егерме бер ел яшәгәннән соң бианасы шул келәм астындагы диванда ятып, соңгы сулышын алды. Соңгы мизгелендә янында бөтерелеп йөргән кешесе килене булды...
Бу вакытта Халит белән Фәрзәнәнең аралары бер генә яшь булган ике кызлары да мәктәпне тәмамлап, Уфада укый иде инде. Зур өйдә икәү генә калган Халит белән Фәрзәнә бераздан тормышларын үзләренчә үзгәртә башладылар. Идәннән иске кызыл келәм чүплеккә озатылды. Өстәл, карават япмалары башка төслеләргә алмаштырылды. Аш-су бүлмәсенә яңа мебель алынды. Ләкин түр стенадагы теге келәмгә тидертмәде Халит.
– Әнкәемнең төсе ул, Фәрзәнә, тимә... – дип кенә әйтеп куйды һәм тема ябылды.
Күзе шул келәмгә төшкән саен авыр сулый Фәрзәнә. Стенада шул келәм торганга ул тәрәзә пәрдәләрен дә, тагын күп нәрсәне дә үзе теләгән төслегә алыштыра алмый. Чөнки алай зәвыксыз булачак. Хәер, болай да бик зәвыксыз инде аларның түр бүлмәләре... Мөмкин булса, ул бу келәмне стенадан алып очырыр иде дә, матур табигать күренеше яисә чәчәкләр сурәтләнгән картина эләр иде. “Кычкырып торган” ал пәрдәләрне җәйге күк йөзедәй сыек зәңгәрсу пәрдәләргә алмаштырыр, челтәрнең күпереп торганнарын табар иде... Идәнгә диңгезнең тыныч чагын хәтерләтүче йомшак төрек келәме җәячәк... Бу интерьерга аның ап-ак чәчәк аткан гөлләре ничек килешер иде!
Халитның йөрәгендә әнкәсенә булган сөюен ихтирам итә Фәрзәнә, ләкин шул ук вакытта ярты гасыр элек модадан чыккан, иске, ямьсез келәмне стенада саклауның тупаслык икәнен дә аңлый. Ул гомере буе тыңлаучан килен, яхшы хатын, үрнәкле әни булды, бер теләгенең генә үтәлүенә лаек түгелмени? Инде үзе дә иллене узды, югыйсә... Бианасының төсе булып аның яулыгы да, дисбесе дә, күзлеге дә кадерләп саклана бит, нигә Халит бу келәмгә шулкадәр ябышкан соң? Өстәвенә, Тәнзилә дә йөрәк ярасын кузгатып чыгып китте...
Фәрзәнәнең күңелендә бу келәм хакындагы уй-хисләр көн буе шулай кайнады-кайнады да, Халит кайтуга кайнап чыккан сөттәй ташып түгелде. Хатынының беренче тапкыр шулай үз сүзен сүз итәргә тырышуы бераз гаҗәпләндерде ирне, ләкин табигый үзсүзлелеге шунда ук өскә чыкты һәм ул да “һөҗүмгә” ташланды...
– Талашалар! – дип, тантаналы елмайды күршеләренең койма ярыгына колагын куйган Тәнзилә ул кичне һәм бу гадәти булмаган хәбәрне икенче күршесенә әйтергә йөгерде...
Төнлә Тәнзилә тәрәзәдән ут яктысы төшкәнгә уянып китте. Тукта, бу бит Фәрзәнәләрнең тышкы утлары кабынды. Нишләп йөриләр төн уртасында? Тәнзилә шунда ук тәрәзәләренә юнәлде.
“Күзәтү пункты” бик уңайлы иде. Менә өйләреннән Халит ниндидер зур (кеше кадәр!) төргәк күтәреп чыкты һәм, аны чак-чак күтәреп алып барып, машинасының багажнигына салды. Багажнигын шунда ук япмыйча, бераз карап торды. Хәтта күз яшьләрен сөртте түгелме?.. Соңыннан машинасын кабызды һәм каядыр китеп барды.
Тәнзиләнең йокысы качты. Нәрсә майтара болар? Иртән ул, юк йомышын бар итеп, күршеләренә юнәлде.
– Халит, Фәрзәнә кая ул? Йомышым бар иде...
– Өйдә юк ул... – Бер ноктага карап утырган Халит урыныннан да тормады һәм башкача дәшмәде.
Тәнзиләнең башында “шөрепләр” әйләнә башлады. Бүген ял көне, гадәттә, ял көне Фәрзәнә иртән торып аш-су бүлмәсендә кайнаша... Кичә бик каты талаштылар, шуннан соң Халит нәрсәнедер багажнигына салып алып чыгып китте, бүген Фәрзәнә юк...
Тыны бетеп, өенә йөгереп килеп кергән Тәнзилә шунда ук телефонына ташланды.
– Алло! Полиция? Минем күрше хатынын үтереп, мәетен төнлә каядыр чыгарып яшерде...
Полиция хезмәткәрләре килеп кергәндә дә Халит урыныннан кузгалмыйча, шул ук халәттә утыра иде.
– Латыйпов Халит? Сезгә берничә соравыбыз бар...
Гаҗәпләнүдән өнсез калган ир бер сүз әйтергә дә өлгермәде, ишек янә ачылып китте һәм анда... Фәрзәнә күренде.
– Фәрзәнә!..
– Халит...
– Син кайда йөрдең?
– Монда нәрсә булды? Нигә полиция килде?..
– Гафу итегез, ялгышлык килеп чыкты, – диде капитан һәм ишеккә юнәлде.
Халит белән Фәрзәнә, бер-берсенә карап, сүзсез калдылар.
– Мин төн буе йокламадым, Фәрзәнә... Телефоның да өйдә калган...
– Әзрәк күл буйларын йөреп килим, тынычланыйм, дигән идем, юлымда Сания очрады, кызларының тулгагы башланган. Ашыгыч ярдәм машинасы юлда ватылган. Ярдәм итәргә туры килде. Төн буе җәфаланды, бичара... Шөкер, иртән сабый дөньяга килде. Чак дәваханәгә озаттык әле. Хатыныңның акушерка икәнен онытмагансыңдыр бит?
– Минем сине гомеремдә онытасым юк, Фәрзәнә... – Халит хатынын күкрәгенә кысты, тырышса да, күз яшен тыя алмады.
– Ай, ул кадәр кысма, – дип елмайды Фәрзәнә шулай ук күз яшьләре аша һәм стеналарына карап, кычкырып җибәрде. – Халит, келәм кайда?!
– Мин аны безнең өйдән бүген төнлә озаттым, Фәрзәнә, син миңа күпкә кадерлерәк...
Ләйсән Якупова.