Һәлакәт урынын ашыгыч хезмәт вәкилләре, хокук саклау органнары камап алды. Нәтиҗәдә, зыян күрүчеләр булмады. «Башинформ» журналисты белән әңгәмәдә танылган Уфа адвокаты Роман Петров вакыйганың мөмкин булган мотивлары, шулай ук суд бинасы бусагасында «герой» белән очрашуы турында сөйләгән.
Адвокат сүзләренчә, 1 августта ул бу гражданны Русия Тикшерү комитетының Уфа гарнизоны буенча хәрби-тикшерү бүлегендә күргән.
"Мин якланучым белән урамда тикшерү башлануын көттем. Анда без камуфляжлы кеше озата барган бу иптәшнең гаугалы халәтенә игътибар иттек. Мин яклаган кеше аның исеме Илдар һәм ул аның белән Алкинодагы бер казармада булуын сөйләде. Тикшерүләр вакытында һәм суд карары чыкканчы, частьне үз белдеге белән калдыруда шикләнелгән һәркемне Алкинога хәрби частькә җибәрәләр, - дип хәбәр итте Роман Петров. - Илдар үзен тәкәббер тотты, югары тонда сөйләште».
Хокук яклаучы сүзләренчә, вакыт узу белән Илдар янына документлар белән тикшерүче килә. Алар арасында киеренке сөйләшү була.
Илдар тикшерүчегә тавыш күтәрә: бу кешечә түгел, гадел түгел! Тикшерүче тыныч кына үз эшен закон кысаларында башкаруын әйтә, тынычлануын сорый.
39 яшьлек Илдарның Октябрьский шәһәрендә яшәве билгеле. Ир-атның гаиләсе, балалары бар. Туганнары һәм якыннары аның турында бары тик уңай яктан гына сөйлиләр: намуслы, адекват, гадел. Хәрби хезмәткә киткәнче металл конструкцияләр белән шөгыльләнүче фирмада эшли.
Ул үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китә, анда, бер версия буенча, командование белән конфликт була, шуның аркасында ул Алкинога эләгә. Ир-атка карата дезертирлык факты буенча җинаять эше кузгатылган. 2 августта аны суд-психиатрия экспертизасына алып китәләр. Юлда ул кача алган.
Нагаево шоссесында Илдар үзенең гранатасын күрсәтә һәм аны шартлату белән янап, аңа карата җинаять эшен туктатуны, шулай ук Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашу оештыруны таләп итә. Төбәк җитәкчесе аның белән телефон аша сөйләште һәм вакыйга урынына килде. Радий Хәбиров белән сөйләшүдән соң Илдар Б. хокук саклау органнарына бирелә. Гранатаны тартып алалар, ә ирне сорау алу өчен алып китәләр. Хәзер аның белән тикшерү эшләре бара.
Фото: башинформ