+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 август 2023, 07:50

Сусау

Җир шарында сентябрьнең беренче көннәре хакимлек итә иде. 

СусауСусау
Сусау


   Бу мәлдә әле җәй кызы итәген җыеп бетермәсә дә, көз егете инде үзенең холкының усаллыгын күрсәтә башлаган мәл. Табигатьнең нәкъ шушы сынылыш вакытында күпләрнең күңеле көз килүгә моңсуланып кала да инде.
  Соңгы көннәрдә Әбүзәр картның да күңеле иләс-миләс килеп тора. Ул уйлары белән я татлы, самими балачагына, я айгырдай дәртле, дәрманлы яшь чагына кайтып килә. Әле дә ул бакчасын урап килде дә, күтәрмәсенә утырып, уйга чумды.
   Һәр мизгелнең үз матурлыгы булса да, чагу җәйге көннәргә җитәме соң?! Хәер, быелгы җәй дә бик үзенчәлекле булды. Июнь буена көн дә диярлек койма яңгырлар яуды. Әллә нигә бер күренгән кояш нурлары җир өстен җылытырга тырышса да, булдыра алмады. Моның нәтиҗәсендә бакчаларда башларын калкыткан үсентеләр буй җиткерә алмыйча аптырады, бөреләнгән җиләк-җимешләр коелды. Озакламый кешеләр зарыгып көткән җылы көннәр башланды. Тик июль һәм август айларында җир өсте гүя сусады. Бер тамчы яңгыр төшмәү сәбәпле, елгалар саекты, чишмәләрдә сулар кипте, басуларда – ашлык, бакчаларда җиләк-җимеш корыды. Әбүзәр, моңа юл куймаска тырышып, бакчасындагы җиләк-җимешенә дә, алмагачына да көн дә диярлек су сипте.
Соңгы көннәрдә сигезенче дистәсен ваклаучы картның хәле юк иде. Әле дә күтәрмәдә утырганда үтәли җил аркасына тиюен сизеп, ул йортына керергә ашыкты. Кояш баемаса да, урынын җәеп, йокларга ятты. Югары тән температурасы аны саташулы йокы белән басты.
 – Язиләү, бик нык сусадым. Бер генә йотым су эчәсем килә!
 – Җаным, чак кына түз инде. Әлегә ярамый. Озакламый туйганчы эчәрсең. Түз, бәгърем, түз!
 – Ник ярамый соң? Әйт әле, җаным?
 – Вакытың җитмәгән әле, бәгърем...
   Әбүзәр карт манма тиргә батып, уянып китте. Ул яткан урыныннан торырга итте, тик аның хәле юк иде. Сусаудан авыз куышлыгында бер йотым төкереге дә калмаган, әйтерсең лә анда дөрләп учак яна да, аның ялкыннары авыз куышлыгын өтеп-өтеп ала. Ул өмет тулы күзләре белән ишек ягына карады. Язиләсе кайда йөри икән соң? Ник болай озаклады соң әле ул? Иренең бер тамчы суга тилмереп ятканын белми микәнни? Әлеге дә баягы кош-кортларны карап йөридер инде. Бигрәк тә уңган, тиктормас булды шул аның хатыны. Күрше авылга кичке уенга баргач, бер күрүдә гашыйк булды да куйды үзенә. Танышкач, ике-өч тапкыр гына очраштылар да, егет, чибәр кызны ычкындырмаска була, эшне тиз тотты. Дус егетләре белән авылның иң җитез атларын җиктеләр дә кызны урлап та алып кайттылар. Кыз урлау гадәте киң таралган ул чакларда бу хәлгә берсе дә гаҗәпләнмәде. Ике якның әти-әнисе дә тавыш та, гауга да күтәрмәде.
   Икенче көнне бөтен авыл шаулады:
 – Әбүзәр күрше авылдан кыз урлап алып кайткан икән!
 – Ай-һай чибәр диләр яшь кәләшне!
 – Чибәрлек ул туйда гына кирәк. Бик уңган да диләр үзен. Ярый, барысы да беленер әле. Колхоз эшенә чыккач та кемнең кем икәнлеге тиз күренә ул, – дип, капка төбе саен диярлек авылның яңа килене турында сүз йөрттеләр.
Әбүзәр үзе дә төшеп калганнардан түгел иде. Ул – колхозның алдынгы механизаторы. Алтын куллы егетнең кулыннан килмәгән эш юк, өстәвенә, тирә-як авылларда аның балта остасы дигән даны да таралган. Авылдашларының бик күбесенә йорт төзергә ярдәмләште ул. Үз йортының да һәр бүрәнәсен, аның ярыгын, җөен белә. Шулай булмыйча, бура бурарлык агачны, авылдашларының бик күпләре кебек үк, Караидел ягына барып, кисеп, сал белән агызып алып кайтып, бура күтәреп, үзе төзеде бит. Тәрәзә яңакларын да үзе челтәрләп бизәкләде...
   ...Әбүзәрне уйларыннан арындырырга тырышып, тәрәзәдән кергән кояш нуры җыерчыклары күптән тирәнәйгән киң маңгайлы, яңаклары һәм күзләре эчкә баткан йөзгә төште. Кояшның җылы нурыннан карт әллә төшеннән уянды, әллә уйларыннан арынды.
“Саташам түгелме соң? Язиләкәем бит ун ел элек дөнья куйды. Э-э-х, ул миңа караганда бәхетлерәк булды. Соңгы сулышын алганда бер йотым суга тилмереп ятмады – янында мин булдым”, дигән уйлар миен өтеп узды.
   Ничек тә торып, су эчәргә кирәк. Тәнемнең бизгәге дә бераз басылыр иде. Тагын бер укталып карыйм, булдырып булмас микән, дип, Әбүзәр ятагыннан торырга тырышты. Тик аның аяк-куллары тыңлашмады, терсәкләренең гәүдәсен күтәрердәй көче табылмады. Таушалып беткән мендәреннән башын күтәрүгә колагы зыңлады, күз аллары караңгыланды да карт тагын саташулы йокыга талды...
   ...Әбүзәрнең 5нче сыйныфта укыган чагы. Малайлар мәктәптән кайта да, авыл янында гына аккан елганы кардан тазартып, хоккей уйнарга чыга. Кәшәкәне үзләре ясаса, капканы җәйдән үк хәстәрләп куйдылар. Алмазның колхозда эретеп ябыштыручы булып эшләгән әтисе торбалардан ясап бирде аны. Малайлар ике командага бүленеп уйный. Югары очныкылар бер команда булса, түбән очтагылар белән аръяктагылар – икенче команда. Тимераяклар һәр малайда да булмау сәбәпле, алар аны дуслары белән алмашлап киеп уйный. Ә менә Әбүзәрнеке – үзенеке. Аны аңа әтисе Уфадан сатып алып кайтты. Узган кышта ул аны йон оекбаш белән кия алса, быел инде аягы үскәч, юка гына оек белән кия. Уйнаганда ул өшегәнен сизми дә. Тик өйгә кайтып җитеп, тимераякларын салгач, туңган бармаклары әрни башлагач кына хәлнең бик шәптән булмавын аңлый. Шулай да өйдәгеләрнең берсенә дә әйтеп тору юк инде. Алай булса, икенче көнне уенга чыгармаячаклар.
   Ике көн рәттән шулай аякларын өшеткәч, өченче көнгә тән температурасы күтәрелде. Аны мич артындагы ятакка салдылар. Диварга терәлеп куйган тимер пружиналы карават белән мич арасында ярты метр чамасы буш урын гына калганлыктан һәм баш очында чаршау эленгәнлектән, монда җылы һәм рәхәт иде. Мичнең плитәсе өстенә әнисе Әбүзәргә эчәргә су калдырып китә. Ул анда җылы килеш озак кына саклана. Колхоз эшеннән төшке ашка кайткач, әнисе улының хәлен белде дә аңа бер чынаяк алма компоты бирде. Кызыл җирлеккә борчактан зуррак ап-ап түгәрәкләр төшерелгән чынаякның төбендә алтынсу алма да ята иде. Әбүзәр башта эчемлекне йотымлап кына эчеп, аның искиткеч тәмен озаккарак сузарга тырышты. Күрше әби күчтәнәчкә керткән әчкелтем-баллы суның шифасы тиз тиде, Әбүзәрнең тәненә көч керде. Менә шул тәүге тапкыр эчкән алмалы баллы суның тәмен ул гомере буена саклады. Ныклап сырхаулап киткән саен шундый суны эчсә, савыгыр булды...
   ...Әбүзәр көч-хәл белән авырайган күз кабакларын күтәрде, ул нурлары сүнгән күз карашы белән хәтерендә мәңгегә уелып калган чынаякны күрергә теләде. Тик мич тә, чынаяк та юк иде. Ул уйлары белән чынбарлыкка кайтты. Тагын ятагыннан торырга омтылып карады, килеп чыкмагач, уйларына чумудан башка чарасы калмады.
   Мие бертуктаусыз бер тамчы су, бер тамчы су, дип кабатлады. Аның күз алдына өстәл янында тезелешеп утырган балаларына Язиләсенең самавыр чәе ясаганы, эссе җәйге көннәрдә печән чапканда чишмә суы белән бит-кулларын юып, учына тутырып, ә мунчадан соң чүмечне күтәреп салкын су эчкәне килде. Махмырдан да чүмечләп су эчәсе килә иде аның. Шул исерткеч шайтан суын башка авызына да алмаска күпме тапкырлар үз-үзенә, хатынына, улларына сүз бирде икән ул? Тик бер өйрәнгәч, анысы да күп эчелде.
Берсендә шулай, кичтән авылдашлары белән кәеф-сафаны күбрәк корганлыктан, башы чатнап авыртып уянды. Торып утырган иде, күз аллары караңгыланып, башы әйләнде. Ул улын чакырып китерде дә су алып килүен үтенде.
 – Әтием, син тагын чирлисеңмени? Күрше малайлары бүген иртән-иртүк әтиләре белән печәнлеккә китте. Без кайчан барырбыз икән? – дип, зур күзләрен тутырып карады да әтисенә бер чүмеч су алып килеп бирде.
 – Әтием, мә, су эч тә савыгырсың. Сусавың беткәч, икәү ихатага чыгарбыз. Анда рәхәт. Әдһәм абый кичтән алып кайткан печәннең исе безнең ихатага да таралган. Без дә иртәгә урманга барырбыз, ярыймы? – дип, балаларча самими һәм шул ук вакытта өлкәннәрчә җитди сөйләде ун яшьлек улы.
   Әбүзәр салкын суны бер тында эчеп куйгач улын янына утыртты.
 – Кемгә охшап шулкадәр хисле һәм игелекле булдың соң әле син? Кайда йөрсәң дә, ни генә эшләсәң дә матурлык эзлисең һәм күрәсең. Нечкә күңеллелек ирләргә бик килешеп бетмәс, улым, нык та булырга өйрән, – диде, йомшак кына дәшеп.
 – Әнием мине сиңа охшаган ди бит. “Әтиең кебек җебек булма!”, – дип, гел кабатлый. Аннан соң: “Кеше эшен эшләп йөрмәсә, кыстаган саен салганны эчеп куймаса, исереп тә ятмас иде”, – дип, сине ачулана. Шул аракыны эчмә әле, әтием! – дип, улы муеныннан кочып алды.
  Бу мизгелдә Әбүзәр улы алдында гарьләнде. Аның шешенгән битендә күз яшьләре ялтырады. Шушы сөйләшүдән соң ул запойга китеп эчүеннән туктады.
   Ә менә кече улы Илһам әтисеннән гел генә читләште. Ул – гаиләдәге өч улы арасында төпчеге. Инде өченчегә бәбигә узгач, Язиләсе кыз бала көтте. Тик бу юлы да тупылдап торган малай дөньяга аваз салды. Әни кеше төпчеген артык иркәләде, кирәксә-кирәкмәсә дә яклашты. Илһам үзсүзле һәм тискәре холыклы булып үсеп җитте. Шуңа күрә дә яшьтәшләре арасында аны үз итүче булмады, мин-минлеге өчен тукмалды да. Мәктәптән соң да артык тырышып бармады, үзе сайлаган техникумны тәмамлагач, әле бер җирдә, әле икенче җиргә эшкә урнашып карады. Ахыр чиктә алыпсатар булып китте. Ә менә Айдар белән Айраты, тормышта үз юлларын табып, матур итеп гомер кичерәләр. Сирәк кенә булса да гаиләләре белән әтиләре янына кайтып йөриләр...
   ...Әбүзәрнең колагы зыңлавы бераз басылган иде. Ул, көчен җыеп, уң ягына борылды. Чак кына хәл алды да, үҗәтлеген җигеп, торып утырды. Тубал кебек авырайган башын күтәрүгә урам якка караган тәрәзәдән күршесенең капкасына күзе төште. “Миңсылу да балаларына кунакка киткән иде бит әле. Ул өйдә булса, хәлемне белер, болай бер йотым суга тилмертеп яткырмас иде. Эх, Миңсылу, Миңсылу! Ирең бик иртә бакыйлыкка күчкәч, җан тынычлыгы эзләп, йөрәккәеңнең сулкылдавын басар өчен туган якларыңа кире кайткан идең дә бит. Таптың микән син ул тынычлыкны? Хатын-кыз бәхетенә сусавыңны баса алдың микән? Ике ялгыз – алтмышларын тутырган карт белән кортка – кичләрен капка төбендә очрашыр булдык. Аралашырга яратучы, ачык йөзле булуың сәбәпле, миңа синең белән рәхәт иде. Бернидән гаеп тапмыйча, кеше сөйләмичә генә авыл яңалыклары, балаларыбыз хакында гапь кордык. Хатын-кыз бит ул балаларын, ирен тәрбияләргә күнеккән. Ә менә сиңа шул хәстәрлек кылу җитми иде. Шуңа күрә  тәмле коймак пешерсәң дә, икмәк салсаң да, мине хәстәрләп, авыз иттерергә кертеп җиткердең. Хатын-кызның кадер-хөрмәтен күптән күрмәгән күңелем сиңа тартылды. Ике арада сөйләшү алып баргач, балаларга хәбәр итеп, гомеребезнең соңгы көннәрен бергә үткәрергә сүз куештык.
   Чираттагы ял көннәрендә Илһам кайтып керде. Без, капма-каршы утырып, син пешергән тәмле кабартмалар белән чәйләп утыра идек. Моны күргән улым пыр тузынды. Сине куып диярлек чыгарды.
 – Әниемнең якты истәлеген сакламыйсың! Ни йөзең белән бу карчыкны безнең өйгә ияләштердең? Бер ирен гүр иясе итеп, авылга кайтты. Инде сине дә кабергә тыгарга җыенамы? – дип акырды.
   Бу сүзләрне күтәрмәдә ишетеп торган Миңсылу йортыма түгел, ихатага да башкача аяк басмады. Урам аша баш кагып кына исәнлек алышыр булдык. Ә менә шушы хәлдән соң мин хәмер эчәргә салыштым. Күп эчмәсәм дә, инде картайган кеше буларак, елан агуына тиз бирешә идем шул. Балалар да гаиләләре белән сирәгрәк кайтып йөри башлады. Хәер, аларның туган йортларына сукмаклары әниләре үлгәч үк такырайган иде. Газизләре исән чакта балаларын җылы аш, ягылган мунча белән көтеп алган булса, ялгыз әтиләреннән мондый сый-хөрмәт юк иде шул.
   “Пенсия акчаңны аракыга сарыф иткәнче, ашарга ал. Без кайтып киткәндә ашарга үзебезгә җитәрлеген алып кайтабыз”, – дип, күчтәнәчләрен дә саран гына алып кайтыр булдылар.
   Кем белә инде, бәлки, балаларның сүзендә хаклык бардыр, дип, үз-үзен юатып, соңгы көннәренең җитәчәген көтеп яшәде Әбүзәр.
   ...Инде өченче көн ятагыннан тора алмыйча яткан ир утыра алуына шатланды. Кулларына таянып булса да акрын гына аягына басарга тырышты. Инде бастым дигәндә башы әйләнеп китеп, идәнгә егылды. “Ярый, шуышып булса да ике-өч метр ераклыктагы су чиләгенә барып җитәргә кирәк”, – дип шуыша башлады. Аңын югалта-югалта булса да, Әбүзәр карт су чиләге янына барып җитте. Көч-хәл белән диварга терәлеп утыргач, чүмечкә үрелде. Хәлсез куллары аны тыңламыйча, кулыннан чүмече төшеп китте дә төбендә бер чынаяк чамасы суы булган чиләкнең читенә эләгеп, аны аударды. Чиләк белән бергә ауган Әбүзәрнең йөзенә су чәчрәде. Ут булып кызышкан йөзенә су тамчысы тиюдән аңа рәхәт булып куйды, карт елмайгандай итте дә күзләрен йомды...
   ...Әбүзәр Язиләсе белән печәнлектән кайтып килә. Менә алар урман читендәге буада коенырга туктады. Ай-һай табигатьнең матур җире дә инде шушы Тарлау буасы. Урман эчендәге чишмәләрдән агып чыккан судан хасыйл булган елганың бер ярында колачларын җәеп ап-ак каеннар үсеп утыра. Күперне биек итеп ясагач, кечкенә тау буаның уртасында калып, куакларга күмелгән утрау булып утыра. Язиләсе тиз-тиз генә күлмәген салды, суга кереп китте дә нәкъ шул утрауга карап йөзә башлады. Үзе көлә, шаяра, Әбүзәрне дә чакыра. “Утрауга чыгып җитсәң, учларымнан гына чишмә суын эчерермен”, – дип дәшә. Сусаган Әбүзәр озак уйлап тормады, хатыны артыннан суга сикерде. Колачларын җәеп Язиләсе янына йөзеп китте...
   ...Миңсылу балалары яныннан кайткач та күршесе ягына күз ташлады. Әбүзәрнең ихатада йөргәне күренмәде. Кичкырын капка төбенә чыгар әле, я салмыштыр, дип уйлады. Шулай да, “Ихатасына аяк та басмаячакмын!” – дигән сүзендә тормыйча, сизгер күңелле Миңсылу күршесенең хәлен белергә булды.
   Күтәрмә ишеген чак кына ачуга: “Күрше, ни хәлдәсең? Бу мин – Миңсылу!”– дип хәбәр салды. Эчтә тавыш бирүче булмагач, ул ишек алдының күтәрмәләреннән сак кына басып менде дә, инде эчке ишекне шакып, керүен хәбәр итте. Тавыш-тын булмагач, ишекне ачып җибәрүгә Әбүзәрнең идәндә яткан җансыз гәүдәсен күрде...
   ...Әтиләренең җеназасыннан соң гореф-гадәт буенча табын корылды. Күрше-күлән, туганнар таралышканда Миңсылу өч бертуганның сөйләшкән сүзләрен ишетеп калды: “Табынны мулдан әзерләдек. Әти риза булгандыр”, – диде Илһам. Бу сүзләрне ишеткәч, Миңсылуга эсселе-суыклы булып китте. Башта дәшмәскә уйлап, ишеккә таба атлаган иде дә, йөрәге әрнүгә түзә алмагач, кире борылды.
 – Эх, балалар, әтиегез исән чагында кадер-хөрмәт күрсәтергә иде. Бер тамчы суга зарыгып үлгән бит ул! Ауган буш чиләк белән чүмече янында ята иде. Бахыркаем, үзенең сусап интегеп үләрен белгәндәй, җәй буена бакчасыннан кермичә “сусап интегеп утырмасыннар”, – дия-дия агачларына, җиләк-җимешенә су сибәр иде. Әти-әниләрнең соңгы көннәрен ялгыз үткәрүләре, балаларының, күршеләренең кадер-хөрмәтенә сусап яшәүләре дөрес түгел! Дөрес түгел! – дип, яшьле күзләрен сөртә-сөртә Миңсылу карчык чыгып китте.
   ...Көзге моңсулык сизелгән салкынча иртәдә Миңсылу гадәте буенча каршы йортка күз салды да күршесенең урам як бакчасындагы күренешкә хәйран калды. Кичә генә тирә-якка хуш ис – өлгергән алма исен тараткан, муллыгы белән сокландырган алмагач нәкъ уртага ярылып сынган иде. Соңгы елларда хуҗасының сердәше булган агач, ботаклары белән җирне кочып ауган. Әбүзәр җәй буена су сибеп кадерләгән алмагачның алмалары әче җилгә түзә алмыйча өзелеп төшкән яфраклар түшәлгән, көзге салкын яңгыр чылаткан туфракта чәчелеп ята иде.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас