+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 август 2023, 07:40

Чүпрәк курчакка өйләнгән

Ир социаль челтәрләрдә гаилә тормышы белән уртаклашып тора.

Чүпрәк курчакка өйләнгәнЧүпрәк курчакка өйләнгән
Чүпрәк курчакка өйләнгән

Колумбиядә яшәүче ир чүпрәк курчак белән туй ясаганын белдерә. Бу хакта Daily Mirror басмасы хәбәр итә.

Боготадан 27 яшьлек Кристиан Монтенегро берничә ел элек "Наталья" дип аталучы чүпрәк курчакка гашыйк була. Үзенең гадәти булмаган мөнәсәбәтләре турында ул социаль челтәрләргә фото һәм видео урнаштырган. Аның постларыннан күренгәнчә, парның инде өч чүпрәк баласы "туган".

Күптән түгел ир туй турында яңалыклар белән уртаклашкан яңа видео урнаштыра. Фотоларда Наталья ак күлмәк кигән, ә бәхетле кияү аның янында костюмда тора. «Барлык законнар буенча өйләнештек» дип имзаланган ролик 150 меңнән артык карау җыйган.

Монтенегро күп еллар ялгыз яшәгәннән соң курчак белән мөнәсәбәтләр урнаштыра. Интернет кулланучыларның мыскыллауларына җавап итеп, ир һәрвакыт Натальяның аңа бәхет китергәнен әйтә.

Яз көне Монтенегро язылучыларына курчак хатыны авырып китүен һәм аңа табиблар ярдәме кирәклеген әйтә. Аның видеосында табибларның Натальяны каравы, ашыгыч ярдәм машинасында тикшерүләре күренә.

Ахырзаман җитүе шушы микән?

Фото: lenta.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас