+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 Августа 2023, 18:00

Фура җиңел автомобильне изгән

Бүген Дүртөйле районында "Geely ATLAS" җиңел автомобиле һәм "Mercedes-Benz Actros" фурасы катнашлыгында юл-транспорт фаҗигәсе булган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Фура җиңел автомобильне изгәнФура җиңел автомобильне изгән
Фура җиңел автомобильне изгән

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәреннән билгеле булуынча, 1231нче километрда тыгынлык барлыкка килгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, туктап торган кроссоверга йөк машинасы килеп бәрелгән. Фаразлануынча, аның тормозлары эшләмәгән.

"Бәхеткә, барысы да исән. Кроссовер йөртүчесе машинасыннан үзе чыккан. Коткаручылар килгән вакытта машина йөртүче ашыгыч ярдәм автомобилендә була. Инцидентның хәл-шартлары ачыклана", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Автор:Резеда Галикәева