Уфа районында Көнбатыш урау юлының 19 километрында коточкыч авария булган.
Анда каршы килгән «Лада Гранта» белән «Газель» йөк машинасы бәрелешкән.
Әлегә булган мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» йөртүчесе һәм аның өч пассажиры һәлак булган. Ярдәм «Газель» йөртүчегә дә таләп ителгән. Фаразлануынча, җиңел машина йөртүчесе руль артында йоклап киткән.
Һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркем эшли.
фото: "БР буенча ЮХХДИ"