Кичә Әлшәй районының Раевка дәваханәсе реанимациясенә 14 яшьлек үсмерне китергәннәр.
Билгеле булуынча, зыян күрүче тиз янучы сыекча белән экспериментлар үткәргән.
- Бала аны үз өстенә сипкән һәм шырпы кабызган, нәтиҗәдә тышкы киемнәренә ут капкан, - дип аңлаттылар МЧСта. Янгын күзәтчелеге чакырылмаган.
Үсмергә тәнендә I, III дәрәҗәдәге термик пешүләр диагнозы куела. Әле аның хәле бик авыр.
Фото: kartinki-i-risunki.ru