+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 август 2023, 03:40

Машина сазлыкка баткан

Бу хәл Дүртөйле районында булган.

Машина сазлыкка батканМашина сазлыкка баткан
Машина сазлыкка баткан
Авария нәтиҗәсендә 57 яшьлек ир һәлак булган.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте Дүртөйле районының Тайморза авылында булган.

Авария турында сигнал Система-112 чакыруларын эшкәртү үзәгенә кич килеп ирешкән. Машина әйләнү нәтиҗәсендә сазлыкка килеп төшкән.

Һәлакәт урынына Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары, тикшерү төркеме һәм башка ашыгыч хезмәтләр килгән.

Фаҗиганең сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас