

Мин авыл баласы. Зур шәһәргә килеп, башта укыдым, аннары эшкә кереп, яшәргә калдым. Башта тулай торакта, алга таба фатир арендалап яшәргә туры килде. Тулай торакта студент өчен шартлар бик яхшы булды. Тик кеше “үсә” бит инде. Эшкә кергәч, торак шартларын да яхшыртасы килде. Башта очсызрак, ремонты булмаган фатирларны биләп тордым, аннары кыйммәтрәкләре китте. Эх, төрлесе булды инде.
Ләкин вакыт узу һәм акчаны тотарга өйрәнү белән арендага түләгән акчаны кемнеңдер фатиры өчен түгел, ә үземнең торагыма салып бару турында хыяллана башладым.
Фатир алу җиңел эш түгел. Ләкин “ипотека” дигән ирекле коллыкка керү бу мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге бирә. Тиз вакыт эчендә 25 елга кредит рәсмиләштердем һәм фатирлы булдым.
Яңа фатирга керү — зур шатлык инде ул! Ремонты бик яхшы булмаса да, үзе шундый матур, якты, уңайлы, ә иң мөһиме — үземнеке! Үземнеке дип, егерме биш елдан соң минеке булачак инде анысы, ә әлегә банкныкы һәм минеке!
Яңа фатирга җиһазлар, савыт-саба һәм кирәк-ярак алынды. Хәтта кечкенә мәче дә бусагамны атлап керде. Көннәрнең берсендә фатирны карарга авылдан әти-әни килде. Кунаклар чакырылды, өстәл корылды, мулла Коръән укыды. Мулла да килгәч, фатирда мотлак барысы да яхшы булырга тиеш кебек иде.
Тора-бара ике бүлмәле фатирның йокы бүлмәсе ягындагы күршеләрнең яшь гаилә булганлыгы аңлашылды. Диварга колак салып, тегеләрнең нәрсәләр турында тиргәшкәннәрен тыңлау гадәткә керде. Кызык бит инде, кеше тиргәшә, син тыңлыйсың...
Әмма аларның бу проблемалары бетәргә ошамады, булса кирәк. Авыр эш атнасыннан соң көтеп алган якшәмбе иртәсендә ләззәтләнеп йоклап ятканда, күрше фатирдан килгән кычкырышка уянып киттем... Тынычланырлар болар, дип бераз түзеп яттым, әмма тавышлар тынмады. Ахыр чиктә, караваттан сикереп торып, диварга йодырык белән сугудан башка чара калмады...
Тора-бара диварга сугулар гадәткә керде. Чөнки күрше фатирда, әйберләр дә оча башлады. Элек бу хакта көлеп тыңлаган дуслар хәзер минем турында борчыла башлады, “Син артык игътибар бирәсең”, диләр. Ә мин: “Инде кайчан акырыша башларлар икән”, – дип яши башладым...
Полиция чакыртырга да туры килде. Аларның килгәнен тәрәзәдән түземсезлек белән көттем. Ләкин полиция килүе булды, 5 минуттан соң кире машиналарына утырып китәргә дә җыена башладылар... Киенеп, йөгереп чыктым болар янына. “Бер чара да күрмисезмени?” – дигән сорауга: “Анда яшь гаилә яши, аларның баласы бар. Башка күршеләр берни дә ишетми”, – дигән җавап яңгырады...
Йокы бүлмәсеннән күченеп, залда йоклый башладым. Ике дивар аша тегеләрне ишетмәгәч, тормыш та бераз җайланган төсле булды. Дисәм... Кергән урындагы коридор аша күрше бабайны ишетә башладым! Нигә соң, и Аллаһ! Нигә алар шундый тавышлы?
Күршеләрнең тавышы нигә шулай нык ишетелгәнен ачыклау өчен бабай янына кердем. Менә икенче, күршем белән дә таныштым! Бабай ягымлы гына ишеген ачып, мине сәламли, үзенә чакыра. Керү белән минем фатир белән уртак диварда зур тишек күрәм! Бу бабай электр челтәрен кайчандыр алыштырган да, шул килеш диварда үтәкүренмәле, диярлек тишек калдырган! Тишекне дивардагы кәгазь обойлар гына каплап тора икән.
Үземне ягымлы гына тотып, бабайдан тишекне ямавын сорыйм. Кирәк әйберләрне үзем алырга тәкъдим итәм, бабай кырт кисә. Электр челтәренә тотынмыйм, ди. Ярар, шулай булсын... Синеңчә булсын, бабай. Чыгып китәм...
Тыныч тормыш бетте, бабай баштан чыкмый. Кичен ул нәкъ шул дивардагы тишек янына килеп, кычкырып телефоннан сөйләшә. Гәрчә фатиры 4 бүлмәле булса да...
Түзәр әмәл калмады. Төнге уникедә бабайның янә телефоннан сөйләшкәнен ишеткәч, монтаж күбеге алдым да, үземнең яктан обойларны ачып, теге тишеккә тутырдым.
Әмма артыгын тырышып ташлаганмын, монтаж күбеге бабай ягыннан диварга чыккан, асылынып төшеп, обойларга ябышып каткан. Әйтерсең, анда атом бомбасы шартлаган.
Кызык та, чак кына оят та булды. Бабайның фатирын чистартырга туры килде, әлбәттә, ләкин хәзер аның тавышы нык ишетелми башлады. Дисәм...
Әлеге ике күршегә тора-бара өстәгеләр кушылды. Әйе. Өстәгеләр нык басып йөри башлады. Җидедә уяналар, төнге икедән соң гына йокларга яталар. Төрле тавышлар килә: мебель-җиһазларны күчерәләр, ремонт ясыйлар, я идәнгә нәрсәдер очып төшә...
Ә мин, үз чиратымда, унбердән соң җылылык торбаларына калак белән сугарга өйрәндем. Музыканы кычкыртып тыңлый, телевизорны көчле тавышка куеп карый башладым. Йоклаганда тынычрак булсын өчен колакларга тыгу өчен махсус мамыклар сатып алдым. Алар колакларны авырттырса да, салмыйм мин аларны!
Ләкин “психушка”да көннән-көн градус арта барды. Колактагы мамыклар аша да күршеләремне ишетә башладым.
Шулай бер төнне минем өстә яшәгән ханым тузан суыртырга булган. Төнге бердә! Караваттан торган да истә түгел, өске катка менеп, тегенең ишеген кагам... Ярсып, ачуланып. Ханым ишеген ача, йоклаган кыяфәт чыгара. “Без тавышланмыйбыз, төнлә өйдә чистарту эшләре башкармыйбыз”, – ди. Төшеп китүдән башка чара калмады...
Түзәрлек хәл калмады. Я, кичекмәстән, саңгырауланырга, я моннан башны алып качарга кирәк. Әйе! Күченеп була бит! Тик менә ипотекада булган фатирны сату авыр, диләр. Димәк, фатирны арендага биреп, чыгып таям мин моннан!
Озын сүзнең кыскасы: бер ай эчендә чит илдә эш табып, виза эшләп, билетлар алдым да – очтым! Яңа тормыш башланды. Кәеф күтәренке, баш авыртмый, барысы да яхшы. Чит илдә матур гына бер бүлмәне арендага алып, тыныч кына көн күрә башладым. Дисәм...
Төн уртасында өстәге тавышка уянып киттем. Нидер эшлиләр. Бала уйныймы, мәче уйныймы... Һәм мондый тавышлар төн саен дәвам итте. Ахыр чиктә, яңадан Ватаныма, торган шәһәремә очтым.
Кайда булсам да, ниләр эшләсәм дә – тавышлар ишетәм, мине тавышлар сагалый...
Роберт ВӘЛИЕВ.