+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
22 август 2023, 09:18

14 ел әсирлектә үткән гомер...

Чиләбе өлкәсендә яшәүче ир авырумы, әллә җинаятьчеме?

14 ел әсирлектә үткән гомер...14 ел әсирлектә үткән гомер...
14 ел әсирлектә үткән гомер...
Гомер һәркемгә бер генә бирелә. Әмма язмышлар төрле... Берәүләр рәхәт итеп, җитеш тормышта, парлы булып гомер юлыннан атласа, икенчеләрнең язмышы турында кинолар төшерерлек... Гомер буе инвалидлар коляскасында утыручылар, акылдан язучылар, ялгызлыктан интегүчеләр, төрмәдә утыручылар... Бу исемлекне әллә күпме дәвам итәргә була. Һәм болар барысы да — безнең тормышыбызда бик еш очрый торган хәлләр. Ә берәүләр икенче кеше аркасында яшәүнең мәгънәсен югалта, гомерен заяга уздыра.

Чиләбе өлкәсендә 14 ел бер хатынны бикләп тоткан ир-егет турында сүз чыккач, хәбәр берничә көн халык теленнән төшмәде. Күпләр ирне гаепләсә, тоткынлыкта булган хатын-кызга пычрак атучылар да булды. Имеш, аны бикләп тотмаганнар, качарга теләсә – китәр иде. Ул үзе дә яшь чагында яхшы тәртибе белән аерылып тормаган... Хокук сакчылары әлеге вакытта бу эшне тикшерү белән мәшгуль.

2009 елның көзендә 19 яшьлек Екатерина Чиләбе өлкәсенең тимер юл вокзалында 37 яшьлек Владимир Чискидов белән таныша. Ир аны өенә Смолино поселогына алып кайта. Тик кызны биредә кунак буларак кабул итмиләр, Владимир шунда ук аңа пычак белән янап, аның урланган булуын хәбәр итә. Ир кызны шунда ук үз йортының аерым бүлмәсенә ябып куя. Бүлмәнең тәрәзәләренә рәшәт­кәләр урнаштыра, ә ишегенә йозак элә.
14 ел буе Екатерина шушы бүлмәдә яшәгән. Хатын-кыз сүзләренчә, Владимир аны вакыт-вакыт үтерү куркынычы астында көчләгән, шулай ук еш кына башына суккан. Нәтиҗәдә, хатын үз туганнарының барлык контактлы мәгълүматларын оныткан һәм апасына шалтырата алмаган. Ир чыгып киткәндә, кызны бәйләп, авызын скотч белән ябыштырган. Ир Екатеринаны бүлмәсеннән өй эше өчен генә чыгара: кыз аның әнисенә булышырга, аны тәрбия­ләргә, өйне җыештырырга һәм ашарга әзерләргә тиеш була.

Екатерина очраклы рәвештә генә бу тоткынлыктан кача алган. Ир-егет спиртлы эчемлекләр белән дә мавыккан. Бервакыт ул үзен аеруча агрессив тота башлагач, әнисе өйгә “ашыгыч ярдәм” машинасы чакырткан. Владимирны дәваханәгә алып китәләр. Бу вакытта ир хатын яшәгән бүлмә ишеген бикләргә оныткан. Өйдә ялгызы гына калгач, Екатерина чыгып кача.

Ә хәзер Екатеринаның язмышын үзгәрткән шул көнгә кире кайтыйк.

Ул вакытта Еленага (Ека­теринаның апасына) – 20, ә Катяга 19 яшь була. Кызлар әле күптән түгел генә мөстәкыйль рәвештә яши башлаган. Моңа кадәр алар балалар йортларында тәрбияләнгән. Кызларның әниләре үлгән була. Язмыш юллары аларны төрле дәүләт учреждениеләренә илтә. Ләкин балигъ булганнан соң алар икесе дә элекке прописка урынына – Дербент урамына ике катлы кирпеч баракка кайта. Күршеләре кызларны бик кызгана. Балачакларында тәүдә әтиләре вафат була, аннары тәртипсез тормыш алып барган әниләре дә бакыйлыкка күчә. Кызлар бик күп михнәтләр күрә. Елена Екатеринага караганда җаваплырак була, ә Катя исә сөйкемсез, кылый күзле бала булып үсә. Балалар йортында да иптәшләре еш кына аны мыскыл итеп көлә.

Бер кичтә Катя иптәш кызы белән шәһәр буйлап йөрергә чыгып китә. Тимер юл стан­циясендә бер егет белән таныша һәм, аңа ияреп, Смолинога кунакка барырга ризалаша. Шушы көннән соң Елена сеңлесен күрми. Катяның телефоны булмаганлыктан, апасы бернәрсә дә белми кала.
“Бәлки, миннән арыгандыр, бәлки, берәр егет тапкандыр, дип уйладым”, – ди Елена.

Күршеләр кызның язмышы белән кызыксынып тора. Ленадан сеңлесе турында даими сораганнар. Әмма бераздан Елена да күченеп китә. 2018 елда Елена полициягә барып, Катяның хәбәрсез югалганлыгы турында белешмә алырга була. Ул фатирны сатарга, сеңлесен аннан прописадан төшерергә тели. Шунда гына Катя югал­ган ке­шеләр исемлегенә кертелә.

“Ул көнне ишекне ачып җибәрүгә Елена алдында картайган Катя пәйда була: ул 19 яшьтә югалган булса, хәзер аңа 33 яшь! Әмма ул үз яшеннән бик нык олы күренә. Сүнгән күзләр, үзе истерикада бәргәләнеп елый хатын. Елена шунда ук полициягә шалтырата. Алга таба Екатерина белән тикшерүчеләр сөйләшә. Ул аларга 14 ел элек тоткынлыкка эләгүен, даими кыйнауларын, көчләүләрен сөйли. Шунда ук Катя аның күз алдында тагын бер кызны, 30 яшьлек Оксананы үтерүләре турында да әйтә. Кем ул хатын? Монысы әлегә билгесез булып кала.

Екатерина әйтүенчә, ир Оксананы үзенең хатыны дип таныштыра. Әмма соңрак Оксана моның дөрес түгеллеген әйтә. Катя сүзләренчә, бервакыт Владимир һәм шушы кыз арасында конфликт була. Кыз үзенә ярдәм чакырырга тырыша. Шунда ир берничә тапкыр аңа пычак кадый. Аннары кызның гәүдәсен ихатага чыгарып күмә...

Бу хәлләр буенча җинаять эшләре ачылган. Ир хәзер 1нче психиатрия дәваханәсендә полиция сагы астында. Авыру кешеме ул, әллә инде җинаятьчеме – монысы тиздән ачыкланыр. Шулай да күңелдән һаман да, “бәлки, Катяны эзләгән булсалар, ул вакытында табылыр да иде”, дигән уй китми. Туганнарыбызга, якыннарыбызга, гомумән, якын-тирәдә яшәүчеләргә битараф булмасак иде, диясе килә.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас