“Сиңа 24 сәгать вакыт бирәм: күлмәк-ыштаныңны җый да, чыгып кит бу өйдән! Югыйсә, син мине беләсең, әгәр иртәгә бу өйдә булсаң, гомерең белән хушлашачаксың”, — дип җикерде Әхнәф, исереп, җенләнеп өйгә кайтып кергәч...
Әхнәф шушы авылда туып-үсте. Әти-әнисе – гади колхозчылар. Ул гаиләдә иң кечесе, төпчеге иде. Шуңа күрәдерме, бик үзсүзле, кеше сүзен колагына да элмәүче булып үсте. Абыйлары болай яхшы гына кешеләр иде, тик Әхнәф үзен алардан һәрвакыт өстен күрде.
Ул вакытларда олы юл авыл аша үтә иде. Әхнәф үзләренең капкасы алдында олы юлга чыгып утыра да, машиналарга юл бирми, урап үтә башласалар, артларыннан таш атып кала иде. Укырга бару яшенә җиткәч тә ташламады ул бу шөгылен. Сыйныфта да гел сугышты. Малайларга гына кул күтәреп калмый, кызларны да еш елата иде. Әгәр дәрестә начар билге алса, укытучы белән тиргәшеп, сумкасын алып, үчекләп кайтып китә иде. Ничек булса булды, 9нчы сыйныфны тәмамлый алды. Соңыннан механизаторлар курсында укып, колхозда тракторчы булып эшли башлады.
Яше 25тән артса да, өйләнергә ашыкмады. Әллә үзе кызлар белән сөйләшә белмәде, әллә кызлар аның “кызулыгыннан” курыкты, белмәссең.
Ел артыннан еллар үтте. 90нчы елларда колхозлар таркалды. Авылда яшьләргә эш калмады. Күпләр Себер тарафларына юлландылар. Әхнәф тә аларга иярде, Себергә вахта ысулы белән йөреп эшли башлады. Бер ай эшләп кайта да, бер ай өендә ял итә. Кесәдә акча бар, башлыча ул ял вакытында үзе кебек егетләр белән бәйрәм итә. Алай да үзенә машина алырга акча җиткерде. Бер-ике ел эшләгәннән соң хәтта “Беларусь” тракторы да алды.
Машина булгач, кайда телисең, шунда барырга була инде ул. Әхнәф тә кичләрен күрше авылга, кичке уеннарга йөрер булып китте. Күрше авыл яшьләре кичке уеннарны бик шәп оештыра. Анда кызлар да бик күп, үзләре чибәрләр. Шулар арасында бик чибәр, тыныч кына йөргән бер кыз Әхнәфнең күзенә чалынды. Ул күп уйлап тормыйча, кызны биергә чакырды. Уен беткәч тә алар гел икәү биеде. Ә соңыннан Әхнәф ул кызны озата барды. Рәүфәгә әле чак 17 яшь тулган иде. Шулай башланды аларның очрашулары. Ике ай чамасы очрашып йөргәннән соң, Әхнәф кызга тәкъдим ясады. Кыз ризалык бирде. Ә инде көз җиткәч, өйләнешеп тә куйдылар.
Рәүфә гаиләдә беренче бала булып дөньяга аваз салды. Әтисе гади колхозчы, әнисе укытучы булып эшли иде. Балачагы бик матур башланган иде дә бит, тик Рәүфәгә 5 яшь тулгач әнисе каты авырудан вафат булды. Әтисе бер ел чамасы ялгыз яшәде дә, өйгә хатын алып кайтты. Шулай итеп Рәүфәнең бала чагы “үги” ана карамагында үтте.
Үги ана үз анаң түгел инде, ул Рәүфәне яратып бармады. Әле буыннары да ныгымаган балага авыр эшләр куша торган булды. Идән юу дисеңме, су ташумы, мал астын тазартумы – барысы да Рәүфәгә йөкләтелде. Җәйләрен каз карау, көтү куу, каршылау да Рәүфә җаваплылыгында булды. Әтисе көне буе эштә. Әгәр берәр эшне башкара алмаса, Рәүфәгә үги ана зур гына “өлеш” төшерә иде. Кайсыбер көннәрдә азыкларны бикләп куя да, Рәүфәне көн буе ач тота. Чыбык белән суккан чаклары да булгалады.
Рәүфә мәктәпне “яхшы”га тәмам-лады. Төскә-биткә бик чибәр иде ул. Ә үги ана хәтта аның чибәрлегеннән дә көнләште, Рәүфә турында начар сүз сөйләп, авыл буйлап гайбәт таратып йөрде. Әлбәттә, авыл халкы кыз баланың кем кулы астында үскәнен белгәнгә, ул уйдырмаларга ышанып бармады. Үги анасының кимсетүләреннән гарык булган Рәүфә, Әхнәф тәкъдим ясагач та, берсүзсез риза булды. Аның үги ана яныннан күптән китәсе килеп йөри иде.
Туйдан соң Әхнәф эшкә себер якларына юлланды. Ә өйдә яшь килен белән бианай калды. Бианасы Маһи да бик үзсүзле, кырыс кеше булып чыкты. Ул килененең бар эшләренә дә кысылып, һәр эшеннән гаеп эзли иде. Үги ана кыерсытуына түзеп өйрәнгән Рәүфә моңа да түзде. Ир кыерсытмаса, бианай мәңге яшәмәс әле, дип уйлады ул. Ул өйдә кул кушырып утырмады. Йорт-каралтыларны гөл бакчасы итте, маллар карады. Әхнәф вахтадан кайтуга йорт та, өй дә танымаслык булып матурланган иде. Баштарак Әхнәф хатынына каты бәрелмәде. Ә инде Рәүфә балага узгач, ошамады Әхнәфкә. Әйтерсең, балага узуга Рәүфә генә сәбәпче.
Шулай яшәп ятканда, Әхнәфкә мәктәптә укыганда “йолдызлар санап йөргән” хатын шалтыратты. Үзенең гаиләсе, балалары бар, шуңа карамастан, Әхнәфне су буена “пикник”ка дәште ул. Әхнәф барды. Әлбәттә, анда бернинди дә “пикник” юк иде. Башта су коендылар, соңыннан аулак урында күңел ачтылар. Ул көнне Әхнәф өенә бик соң кайтты. Соң кайтуының сәбәбен, су буенда сыйныфташлар белән җыелып алдык, дип алдашты ул.
Тора-бара соңлаулар ешайды. Без капчыкта ятмый, дигәндәй, Әхнәфнең теге хатын белән йөрүе Рәүфәгә дә ишетелде. Тик Рәүфә бала тугач туктар әле, дип үзен юатты.
Малайларына 2 яшь тулуга кызлары туды. Ике бала әтисенә азрак акыл керергә тиеш иде дә соң... Тик, Әхнәфкә генә акыл кермәде. Ул һаман элекке кылыгын дәвам итте: ирле һәм ялгыз хатыннарның аздыруын өстен күрде. Ә Рәүфә өйдә балалар үстерде, бианасын тәрбияләде. Балалар үстеләр. Мәктәптән соң башкалада колледж тәмамладылар. Уллары себер тарафларына эшкә юлланды, ә кызлары башкалада эш тапты һәм шунда урнашты.
Рәүфә сату эшендә эшләде. Әлбәттә, Әхнәфкә аның анда эшләве ошамады. Янәсе, Рәүфә кибеттә сату иткәндә теләсә нинди ирләр белән чуала. Үзеннән чыгып, шулай уйлады Әхнәф. Юкка гына халык телендә “кем үзе карак, аңа бар кеше дә карак булып күренә”, димиләр шул. Әхнәфнең әнисенә дә “гомер көзе” килеп җитте. Көннәрдән бер көнне ул урынга ятты. Аны карау, ашату, юындыру һаман шул Рәүфә өстендә иде. Эшкә дә йөрде, йорт җирләрен дә гөл кебек тотарга, бианасын карарга да өлгерде Рәүфә. Тагын бер ел урында ятып, бианасы мәңгелеккә күзләрен йомды. Ул үлгәннән соң, бер ел чамасы вакыт үтүгә, Әхнәф тәмам азды. Рәүфәдән күпкә олы булган Дәрига янына йөри башлады.
Дәрига мәктәпне тәмамлагач та кияүгә чыкты. Тик ул бик җилбәзәк иде, кайда нинди матур, акчалы ир күрә – аны үзенеке итәргә тырышты. Ире белән бер ел торгач малае туды, ә ире Дәриганың кылыгыннан гарык булып, аны куып чыгарды. Иркен тормышка чыкты Дәрига. Эчте, ирләр белән типтерде. Малаен юньләп тәрбияли дә алмады. Ә малае, әнисеннән күреп, 13-14 яшьләрдә үк эчә башлады, бер җирдә дә укымады, эшләмәде. Әле дә әнисеннән алган акчага көн күрә. Шул хатынга ияләште Әхнәф. Ә тегесе барлык хәйләләрен эшкә кушып, аны үзенә каратырга тырышты. Нәтиҗә озак көттермәде.
Бердәнбер көнне Дәригаларда көн буе күңел ачып, Әхнәф төнлә өенә кайтып керде. Аның кайтканын көтеп, кичке аш әзерләгән Рәүфә йокламаган иде. Ишектән керү белән Әхнәф Рәүфәне җилтерәтеп янына бастырды да: “Сиңа 24 сәгать вакыт бирәм, күлмәк-ыштаннарыңны җыеп ал да, тай бу өйдән, югыйсә, мине беләсең, әгәр иртән өйдә булсаң, гомерең белән хушлашачаксың!” — дип җикерде.
Төн буе йокламады Рәүфә. Беренчедән, исерек ир торып буып үтермәсен, дип курыкты, икенчедән, 23 ел бергә яшәгәннән соң ни кирәкте соң бу Әхнәфкә, дип баш ватты. Иртән иртә торып иртәнге чәйне әзерләде. Бераздан Әхнәф тә уянды. Кухняга килеп керешкә үк ул: “Әле чыгып китмәдеңмени, мин сиңа кичә нәрсә дип әйттем”, – дип җикерде. Рәүфә тиз генә шкафтан алмаш киемнәрен генә алды да чыгып китте. Капка алдына чыккач, аптырап калды. Кая барырга? Ә күзләреннән әче күз яшьләре тәгәрәде... Бу вакытта кулына эш кораллары алып, Әхнәф ишек йозакларын алмаштыра иде...
Менә шулай, бер фәхишә хатын өчен 23 ел бергә яшәгән, ике баласына гомер биргән, укыткан, кеше иткән, әнисен соңгы юлга озатканчы караган тормыш иптәшен куып чыгарды Әхнәф.
Хәер, бу тормышта бик күп авырлык-михнәтләрне кичергән, сынауларны лаеклы үткән Рәүфә югалып калмас ул. Ә менә гөл кебек хатынын фәхишәгә алыштырган Әхнәфнең күрәселәре алда әле...
Фуат Мусин.