Элвин Грейның сакчылары Уфа блогеры «Башкорт хуҗабикәсе»н концерттан куып чыгарган.
Миләүшә ("Башкорт хуҗабикәсе"нең исеме) артистка интервью алу теләге белән мөрәҗәгать иткән. Элвин Грей аны сәхнәдә игътибар белән тыңлаган, зал тып-тын булган. «Домохозяйка» сөйләп бетерүгә, Радик Юлъякшинның сакчылары аны залдан чыгарып җибәргән. Аннары Элвин Грей «Уфтанма» җырын башкарган һәм концерт булмаган көнне аралашырга әзер булуын әйткән.
Блогер Элвин Грейның микрофонын алган һәм тамашачыга борылып: «Подписчиклар, сез ризамы?» – дип сораган. Аның бу гамәлләрен, концертка комачаулый, дип тапканнар.
Сез ни дияр идегез? Бу кадәресе "слишком" түгелме?
Фото: vk.com/bashkirskaya_domohozyaka, vk.com/elvingrey