

Айдар (исеме үзгәртелде) студент чагында башын югалтып гашыйк була. Ләкин танышлары аны шунда ук кисәтә башлый: “Син нәрсә, ул бит тулай торактагы һәр егетнең кочагында булып чыкты!” Ләкин мәхәббәтнең күзләре үзенчә күрә шул. Айдар бу кызга “йөрәген тәлинкәгә салып китереп бирергә” дә риза була.
Әйтергә кирәк, кыз да, нинди генә булуына карамастан, бу кадәр көчле сөюне һәм ихласлыкны бәяләргә тырыша. Булдыра алганча, әлбәттә. Алар бер ай матур гына очрашып йөри. Ә бер айдан...
— Син... Син... Ничек?! Ә безнең сөю... — Айдар, беркөнне сөйгәнен бер курс югары укыган егет кочагында күреп, өнсез кала.
Кызда чибәрлек кенә түгел, башка осталыклар да байтак була, шуңа ул бик матур итеп “сайрый” башлый:
— Айдар! Мине сихерләделәр, беләм. Үзем белән берни эшли алмыйм! Мин сине генә яратам! Ләкин үзем теләмәсәм дә, бу егетнең кочагына тартылам...
Безнең беркатлы Айдар шунда ук ышана һәм кызны күкрәгенә кыса:
— Син хыянәт итәргә теләмәгәнсең, беләм! Нишләргә соң безгә, ул сихердән ничек котылабыз?
— Ммм... Сихерне кайтарырга бик күп акча кирәк шул...
Билгеле инде, безнең Айдар мәхәббәте өчен таулар күчерергә әзер. Ул бурычка бата, әти-әнисеннән, туганнарыннан акча ала, нәрсәсендер сата. Ә кыз акчаны алу белән югала. Айдарның тормышыннан да, тулай торактан да...
Бу хәл чирек гасыр чамасы элек була.
Ничек уйлыйсыз, кызлар, хәзер бармы андый егетләр? Мондый “мамонт”ларны очратканыгыз бармы? Әллә хәзер барысы да "бик акыллымы"? Фикерегез нинди?