Баймак районының Чыңгыз авылында һәм Сибай шәһәрендә өченче көн 17 яшьлек Гөлзифа Хәнәфинаны эзлиләр.
«БаРС» эзләү отряды волонтерларыннан билгеле булганча, кыз 31 августта өйдән чыгып китә һәм әлегә кадәр аның турында берни дә билгеле түгел.
Кызның билгеләре: буе 160 сантиметр, ябык гәүдәле, кара чәчле.
Югалган көнне кыска куртка, спорт чалбары, ачык төстәге кроссовкалар һәм шапка кигән булган.
Волонтерлар кызның кайда булуы турында мәгълүматка ия булган һәркемне 8 (937) 3-102-112 яки 112 телефоны буенча хәбәр итүләрен сорый.