+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 Сентября 2023, 13:00

"Аю, аю дигәнгә ышанмаган идек..."

Яссы табан Илеш якларына да килеп чыккан.

"Аю, аю дигәнгә ышанмаган идек...""Аю, аю дигәнгә ышанмаган идек..."
"Аю, аю дигәнгә ышанмаган идек..."
Илеш районындагы авылда умартачылар төшергән видеоны күпләр күргәндер.

Анда күренгәнчә, умарталыкка аю килгән, ояларны ачып, кәрәзле бал белән сыйланган. Бары тик берничә ояга гына тимәгән.

«Аю, аю дигәнгә ышанмаган идек. Менә умарта ята, менә кортлар, менә кәрәз, рамнар. Монысына тимәгән. Менә монда рәхәтләнеп яткан, килеп кенә чыкмасын берәр каян», – дип сөйли умартачы.

Халыкка урманга гөмбәгә, гөлҗимешкә йөрми торырга киңәш итәләр.
 
Элегрәк аюлар Уфа янындагы авылларда күренгән иде. Башкортстан белгечләре аларның кешегә куркыныч янамавын белдерде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас