+17 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 сентябрь 2023, 20:40

Өч яшьлек бала янып үлгән

Бүген Чакмагыш районының Яңа Балтач авылындагы йортларның берсендә янгын чыккан.

Өч яшьлек бала янып үлгән
Өч яшьлек бала янып үлгән
Урынга шунда ук ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән. Янгын нәтиҗәсендә кирпеч мунча, гараж һәм абзар зыян күргән.

Кызганычка каршы, янгын сүндерү вакытында мунчада өч яшьлек кызчыкның гәүдәсе табылган.

Башкортстан Прокуратурасы әлеге янгын факты буенча тикшерү оештырды.

"Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген 14:30 сәгать тирәсендә Яңа Балтач авылында кечкенә ике бала портатив газ кабызгычы белән уйнаган. Нәтиҗәдә, печән янып киткән, ут ишегалды корылмаларына күчкән. Янгынны сүндергәндә 2020 елда туган кызның гәүдәсе табылды", — диделәр төбәк Прокуратурасының матбугат хезмәтендә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: