Ял көннәрендә коткаручыларга бер хатынның югалуы турында хәбәр килгән. Аны көтелмәгән урында тапканнар.
Ире сүзләренчә, хатыны Әбҗәлил районындагы Хәмит авылы янында юкка чыккан. Хатын урманга гөмбә җыярга киткән. Ире аны караңгыга кадәр эзләгән, ләкин бу нәтиҗә бирмәгән. Шуннан ир коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.
Хатынны Кага елгасы янында табалар. Ул печән кибәнендә йокларга әзерләнгән булган. Аңа табиблар ярдәме кирәк булмаган.
фото: горобзор.