Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә өч яшьлек баланың әти-әнисе мөрәҗәгать иткән, сабый эче авыртуына зарланган. Табиблар корсак куышлыгы органнарын рентгенга төшергән һәм магнит шарларын тапкан. Алар 3 миллиметр диаметрлы 10 шарны алган.
"Магнит шарлары — куркыныч уенчык, — дип ассызыклый белгечләр. - Алар эчәкнең төрле боҗраларында булып, бер-берсенә тартыла. Бу эчәк боҗраларының хәрәкәтләнмәвенә, некроз, перитонит һәм сепсис барлыкка килүенә китерә".
Фото: "Минздрав РБ"