+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 сентябрь 2023, 12:15

Булмаган интим 1 миллионга төшкән

Мәләвез районында яшәүче 42 яшьлек ир-ат, интим-хезмәтләр алырга өметләнеп, мошенникларга 1 млн сумга якын акча күчергән.

Булмаган интим 1 миллионга төшкән
Булмаган интим 1 миллионга төшкән
Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат шактый күп эчкән һәм тән ләззәте алырга теләгән.

Интернетта ул бер белдерү тапкан һәм билгесез кешегә шалтыраткан, үз адресын әйткән, ә аннан соңгысы - томандагы кебек. Аферистлар төрле номерлардан шалтыратып, төрле сәбәпләр белән акча күчерүне сораган. Башта - алдан түләү рәвешендә, аннары уйлап чыгарылган проблемалар барлыкка килгән һәм башкалар.

Исерткеч эчемлекләр эчкән ир-ат интим хезмәтләр алырга шулкадәр теләгән ки, хәтта банк бүлекчәсенә барып, касса аша шәхси тупланмаларын җибәргән.

Әмма вәгъдә ителгән хезмәтләрне ала алмаган.

Мошенниклар ир-атны өч көн тозакта тоткан. Бу вакыт эчендә ул аферистларга 900 мең сумнан артык акча күчергән. Җинаять эше кузгатылган.
 
Их егетләәәр...

Фото: mk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: