Әмма суд, утырыш башланганнан соң 15 минут үткәч, кичектерелә, чөнки Фәтхулла Исхаковның хәле начарая, дип хәбәр ителә «Честно говоря/Новости Уфы и Башкирии» телеграм-каналында.
Фәтхулла Исхаков үзенең дәгъвасында Русия Федерациясе казнасы акчаларыннан законсыз җинаять эзәрлекләүләре китергән мораль зыянны каплауга 450 млн сум түләтүне сорый.
2023 елның 25 маенда РФ Югары суды Башкорт АССРның Миякә районы беренче участогы халык судының 1959 елның 19 октябрендәге хөкемен, Башкорт АССР Югары судының Җинаять эшләре буенча суд коллегиясенең 1959 елның 19 ноябрендәге билгеләмәсен, Башкорт АССР Югары Суды Президиумының 1988 елның 18 мартындагы карарын, алтынчы кассация судының Җинаять эшләре буенча суд коллегиясенең билгеләмәсе 2022 елның 18 июлендәге гомуми юрисдикциясен гамәлдән чыгарды.
Исхаков, 1959 елда Миякә районының Олы Кәркәле авылында өч кызны үтерергә омтылуда шикләнеп тоткарланган һем хөкем ителгән, 1972 елда, башка кешенең җинаяте өчен 13 елдан артык утырып, иреккә чыга.
Әлеге җинаять эше буенча шаһит булган Наил С. 2012 елда үч алу өчен җинаять кылуын таныган. Бер хатын аның белән мөнәсәбәтләр булдырудан баш тарта, ә ул, аның өенә кереп, аны һәм төн кунарга калган ике дустын үтерергә карар итә.
Фәтхулла Исхаков күп еллар прокуратура һәм суд органнарына мөрәҗәгать итеп, үзен акларга тырышуын туктатмый. Һәм теләгенә ирешә. Быел майда Югары суд аны аклады.
Фото: башинформ