+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 сентябрь 2023, 04:45

Ана капиталын тартып алганнар

Туймазы районында ике хатын дәүләт ярдәменең ни өчен бирелгәнен оныткан.

Ана капиталын тартып алганнарАна капиталын тартып алганнар
Ана капиталын тартып алганнар
Прокуратура билгеләнгән максатта кулланылмаган ана капиталы акчаларын суд тәртибендә түләтте, дип хәбәр итә республика күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәте.

Туймазы районында ике гаиләгә ана капиталы сертификатлары бирелгән. Хатын-кызлар Туймазы шәһәрендә һәм Туймазы районында торак йортлар төзү өчен кредитлар алган.

Әмма пенсия органы аларның исәбенә 906 мең сум акча күчергәннән соң, аналар ни өчен аларга дәүләт ярдәме кирәклеген оныткан, алар төзелеш эшләрен туктаткан, һәм торак шартлары яхшыртмаган.

Шуңа бәйле рәвештә, районара прокурор судка ике хатын-кыздан акчаны түләтү турында гаризалар җибәргән. Суд күзәтчелек ведомствосының таләпләрен тулысынча канәгатьләндерде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас