+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 сентябрь 2023, 12:22

Әниләре урынына башка кешене җирләгәннәр...

Кызы мәетне күреп шикләнгән булган, әмма моңа артык игътибар бирмәгән.

Әниләре урынына башка кешене җирләгәннәр...
Әниләре урынына башка кешене җирләгәннәр...

Август ахырында Мурманск өлкә клиник күппрофильле үзәгендә мәетләрне бутаганнар. Моның турында социаль челтәрләрдә игълан ителгәннән соң үлгән әбине чит исем астында җирләгәннәре ачыклана.

- 31 августта без моргка барып, мәетне танырга һәм аны җирләргә тиеш идек. Билгеләнгән вакытта вафат булучының балалары һәм оныклары шәһәр дәваханәсе каршындагы моргка килдек, һәм тану вакытында әлеге хатынның безнең туган булмавы ачыкланды. Соңрак ачыкланганча, безнең картәни бер көн элек чит кеше исеме астында җирләнгән булып чыкты. Алда безне эксгумация һәм картәнине кабат җирләү көтә, - дип хәбәр итә мәрхүмәнең оныклары.

Үлгән хатынның оныгы Вера Катанова билгеләвенчә, икенче бер хатын белән аларның картәнисе шәһәр дәваханәсенең бер бүлегендә үлгәннәр. Шул ук вакытта икенче хатынның туганнары аны тануга килмәгән, әмма документларга имза куйганнар.

- Мәетне шул көнне үк гыйбадәтханәгә китергәннәр. Анда әлеге хатынның кызы мәетнең аның әнисе булуына бераз шикләнгән, ләкин моңа артык игътибар итмәгән, шуңа күрә бу мәетне күмәргә булганнар.

Әлеге хәл турында билгеле булгач, Мурманск өлкә клиник күппрофильле үзәгендә тикшерү башлаганнар. Анда һәлак булган хатынның туганнарыннан гафу үтенүләрен хәбәр иттеләр, әмма, туганнарының сүзләренә караганда, алар шәхси гафу үтенүләрне кабул итмәгән. Хәзер эш судта каралачак.

Фото: mavink.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: