Республика урманнарында бер тәүлек эчендә өлкән яшьтәге өч кеше югалды, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.
Мәсәлән, Аскын районының Базанчат авылында яшәүче 71 яшьлек хатын-кыз урманга нарат җиләге алырга киткән һәм адашкан.
Шул ук көнне кич белән Учалы районында Сәйтәк авылыннан 79 яшьлек ир-ат машинада гөмбә җыярга урманга киткән һәм кире кайтмаган.
"Бәхеткә, ике очракта да югалганнар үзләре табылды һәм медицина ярдәменә мохтаҗ булмады, - дип сөйләделәр төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында. - Шулай ук, коткаручылар, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм волонтерлар югалган 1956 елгы хатынны эзләргә чыктылар. Ул 6 сентябрьдә Гафури районының Түбән Ташбукан авылы янындагы урманга китеп, кире кайтмаган. Хәзерге вакытта эзләүләр дәвам итә.
Коткаручылар урманга җыенган һәркемгә зарядкалы телефон, шырпы яки зажигалка, су һәм азык запасы, җылы әйберләр, фонарь йөртергә киңәш итә. Якыннарга урманга бару маршруты турында хәбәр итү дә мөһим.
"Өлкәннәргә урман байлыгын җыйган вакытта якыннарыннан ерак китмәскә, һәрвакыт үзләре белән кесә телефоны, кирәкле дару препаратлары, су алып килергә һәм үзләренең физик мөмкинлекләрен арттырып бәяләмәскә киңәш итәбез», — дип өстәделәр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.
Фото: башинформ