Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, кичә Белорет трассасында 11 сәгать тирәсендә булган автомобиль һәлакәтендә — «Бердәмлек» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, туган якны өйрәнүче Хәниф Әхмәтҗанов һәлак булган.
Яңгырдан соң тайгак юлда «Рено Меган» белән «Лада» бәрелешкән. Соңгысы кюветка очкан, аның 64 яшьлек шоферы алган җәрәхәтләрдән вафат булган. Ул Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка кандидат Хәниф Әхмәтҗанов булып чыккан.
Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.