+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 сентябрь 2023, 13:35

СВОда катнашучы хәер сораша?

Туймазыда инвалид коляскасында утырган ирнең яшәр урыны да, ашарга ризыгы да юкмы?

СВОда катнашучы хәер сораша?СВОда катнашучы хәер сораша?
СВОда катнашучы хәер сораша?
Туймазыда инвалид коляскасында утыручы ир-ат үзен СВОда катнашучы дип атый.

Шәһәрнең бер паблигында язылуынча, билгесез ир-ат урамда хәер сораша һәм үзен махсус хәрби операциядә катнашучы дип белдерә.

Инвалидны кибет янында тапканнар. Аннан туганнары кайда, дип сорыйлар. Ул, туганнарым юк, дип җавап бирә, имеш, үзе күптән түгел генә сугыштан яраланып кайткан.

Пост астында дистәләгән ачулы комментарийлар бар.

"Сез үз акылыгыздамы? Ул нинди сугышчы? Бездә СВОда катнашучыларны күтәреп йөртәләр,ә бу исерек һәм ялкау". "Ялганчы ул, үз аяклары белән йөри ала. Безнең егетләр аның кебек кешеләр өчен үз гомерләрен куркыныч астына куйган вакытта, оят булырга тиеш», – дип яза туймазылылар.

«Исток» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Земфира Галиева хәлне болай аңлата.

- Бу 33 яшьлек ир-атның исеме Илнур, - ди ул. - Аның Балтай авылында йорты, 
туганнары бар, ул СВОда булмаган. Туймазыда  берничә ел инде билгеле бер яшәү урыны булмаган килеш яши. Әхлаксыз тормыш алып бара, алкоголь куллана, беркайда да эшләми. Кыш көне аны күп тапкырлар карда йоклап яткан килеш табалар, күрәсең, шуңа күрә аның сәламәтлеге какшаган. Аңа ярты елга инвалидлыкның өченче төркемен рәсмиләштерәләр (бу төркемдә эшләргә мөмкин), ләкин ул аны озайтмый.

Илнурның авылдашлары әйтүенчә, ул хәер сораган коляска аның әтисенеке. Ул бер ай элек үлгән. Әнисен паралич суккан. Ләкин ир аны карарга теләми...

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас