Башкортстанда 61 яшьлек эшче юл салу техникасы корбаны булды, дип хәбәр иттеләр төбәк ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.
Кичә Караидел районында Бөре -Тазтүбә - Сатка автомобиль юлының 74 чакрымында 38 яшьлек ир-ат, ремонт эшләре вакытында юл катогына идарә иткәндә артка хәрәкәт итеп, машина артында торучы һәм телефон аша сөйләшүче 61 яшьлек эшчене таптаткан.
Юл-транспорт һәлакәтендә каза күргән ир-ат ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булган.
фото: башинформ