+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
11 сентябрь 2023, 14:37

“Прокурор”лардан килгән шалтыратуларны алмагыз...

Телефон мошенниклары пенсионерларны гына түгел, яшьләрне дә үз кармагына каптыра.

“Прокурор”лардан килгән шалтыратуларны алмагыз...“Прокурор”лардан килгән шалтыратуларны алмагыз...
“Прокурор”лардан килгән шалтыратуларны алмагыз...
Заман бигрәк тиз үзгәрә. Дөресрәге, тиз үсеш ала. Бер 10 ел элек 80 яшьлек әбиләр кесә телефоны белән кулланыр дигән уй башка да сыймый иде. Ә хәзер алар шалтырату гына түгел, Интернет челтәрендә дә утыра, балаларының, оныкларының тормышын да шуннан күзәтә.

Әлбәттә, аларның телефон куллануының уңай яклары күп. Һәрвакыт шалтыратып хәлләрен белергә, тавышын ишетергә мөмкин. Кирәк булса, үзләре ашыгыч ярдәм дә чакырта ала.
Без дә картәниебезнең туган көненә кесә телефоны бүләк итәргә булдык. Бер ай дәвамында аның белән ничек кулланырга кирәклеген өйрәттек. Беренче көннәрдә телефоннан баш тартса, бүген ансыз бер минут та тормый. Биш минут саен һәр баласына, оныгына шалтыратып, хәлләрен белешә. Арытаба телефондагы акча саклый торган кушымталар белән дә кулланырга өйрәнде. Пенсия таратучыларны өйгә кертмим дип, аны шунда килүгә җайлады. Без дә аның телефон белән шулкадәр оста куллануына сөенеп бетә алмадык.
Әмма арытаба заман янә үзгәрде. Бүгенге көндә телефон мошенниклары шактый артты. Алар нәкъ пенсия яшендәге кешеләргә шалтыратып, акчаларын урларга өйрәнеп алды. Шулай итеп, безнең картәни дә алар тозагына эләкте.

Бер көнне картәниебезгә “банк хезмәткәре” шалтыраткан. Имеш тә аның банк картасында җыелып килгән пенсия акчасын урламакчы булганнар. Акчаны саклап калыр өчен бу картадагы акчаны алып, алар кушкан счетка җибәрергә кирәк икән. Картәниебез бу сүзләрне ишеткәч тә, паникага бирелгән һәм безгә шалтыратып тормыйча, шәһәргә юл тотарга булган. Мошенниклар хәтта авылдан шәһәргә барыр өчен картәниебезгә такси да чакырткан. Бу кадәр “изге” эшләреннән соң ул аларга тагын да ныграк ышанган.
Шәһәргә барып җитү белән картәни банкоматка юл тоткан. Карта белән дөрес эш итәргә дә без өйрәтеп куйган идек шул. Әлбәттә, мошенниклар банкомат янына килү белән картәниебезгә шалтыратырга кушкан. Ул шулай эшләгән дә.

Картәниебез телефоннан сөйләшә-сөйләшә картасыннан акчаны салдыра башлаган. Моны банкомат янында кизү торган полиция хезмәткәре күреп калган. Әмма аларга ничек җавап кайтарырга кирәклеген мошенниклар картәнигә алдан өйрәтеп куйган инде.

– Хәерле көн, ни өчен зур сумма аласыз? – дип сораган хезмәткәр.
– Оныгым фатир ала, аңа акча бирәм, – дип җавап кайтарган картәни.

Картәни полиция хезмәткәрен ишетергә дә теләмәгән. Хезмәткәр аның мошенниклар тозагына эләккәнен күпме генә аңлатырга тырышса да, ул үзенекен сөйләгән. Параллель рәвештә мошенниклар белән элемтәне дә алып барган. Хокук сакчысының акча салдырырга бирмәвен ишеткәч, алар картәнигә киләсе банкоматка барыр өчен такси чакырткан.
Банкомат бүлмәсеннән такси янына чыга башлагач, картәнинең юлына янә хокук сакчылары баскан. Әмма ул аларны ишетергә дә теләмәгән. Җитмәсә, юл бирмәгәннәре өчен кулындагы сумкасы белән аларга сугып та алган. Шулай итеп, полиция хезмәткәрләре картәниебезне тынычландыру өчен үзләренең машинасына утыртып, якындагы полиция бүлегенә алып киткән.

Ниһаять, баш хокук сакчысы бүлмәсенә килеп эләккәч, картәни үз аңына килгән. Аңа үзенең мошенниклар кулына эләгүен аңлатканнар. Арытаба безне дә бирегә чакыртып, бу хәл турында сөйләделәр. Без рәхмәтебезне белдереп, авылга кайтып киттек. Шул көннән башлап картәниебез чит, белмәгән телефон номерларыннан килгән шалтыратуларны алмый башлады. 

Әлбәттә, үзем дә беркайчан да мошенниклар кулына эләкмәм дип уйлый идем. Шуңа күрә чит телефоннардан шалтыратучыларга җавап бирә бардым. Җитмәсә, кыланып, алар белән сөйләшеп, башларыннан көлдем. Әмма юкка гына: “Уеннан уймак чыга”, дип әйтмиләр икән.

Шулай итеп, бер көнне миңа чит номердан шалтыраталар. Алдым: “Сезгә Мәскәү прокуратурасыннан шалтыратабыз”, диләр трубкадан. Прокуратура сүзен ишетү белән куркып куйдым, паникага бирелә башладым. Ни өчен курыкканмындыр инде. Закон бозганым юк, юл кагыйдәләрен бозган өчен бер-ике түләнмәгән штрафым гына бар иде.
Прокурор, Мәскәүдә бер кеше минем документлар белән банкта кредит рәсмиләштереп йөри, дип белдерде. Җитмәсә, аны инде тоткарлаганнар. Әмма кредитка гариза бирелгән һәм аны кире кагар өчен паспорт мәгълүматларын сорадылар. Мин озак уйлап тормыйча, барлык мәгълүматны әйттем.
 
– Телефоныгызга код килергә тиеш, шуны да әйтегез, – дип белдерде “прокурор”.
Телефондагы хәбәрне ачтым да бер язма белән саннар килүен күрдем. Беренче саннарны “прокурор”га әйтә башлагач, язылган текстка да күзем төште. Анда: “Сезгә яңа кредит бирелә, күләме бер миллион сум”, – дип язылган иде. Шуннан соң гына мошенниклар тозагына эләккәнемне аңладым да телефонымны ташладым. Ул “прокурор” миңа янә берничә тапкыр шалтыратты әле. Тик мин телефонны алмадым.

Бер миллион сумлык кредиттан Аллаһы Тәгалә саклап калгандыр инде. Шул хәлдән соң чит телефоннардан килгән шалтыратуларны алмаска тырышам. Аңлавымча, мошенниклар өлкәннәрне генә түгел, яшьләрне дә алдарга өйрәнгән. Шуңа күрә сез дә сак булыгыз.

Илгиз ИСХАКОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас