– Әни, сөйлә инде! Сезнең мәктәп елларында нинди дәресләр керә иде? Ә калькулятор бар идеме? Ә өй эшен укытучы ватсаптагы кайсы төркемгә җибәрә иде?
Уку елы башланды... Балалар, мәктәптән кайтып, төрле хәлләр турында сөйли, кызыклы сораулар бирә. Кайбер чакта: “Әни, сез укыганда ручкалар бар идеме?” – дип тә сорап куя әле алар. Шул вакытта үзеңнең би-и-ик “борынгы” кеше булуыңны аңлыйсың... Хәер, үзем дә бәләкәй чакта төрле хәлләр турында тыңларга ярата идем ич!
Фәнилә апа белән Илһам абый гомер буе үрнәкле пар булып яшәделәр. Өч бала тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә укытучы. Билгеле, андый парлар элек тирә-якта аеруча абруйлы санала иде. Илһам абый тыныч холыклы, аз сүзле, төпле фикерле тарих укытучысы булса, Фәнилә апа бик мөлаем, шаян, җиңел гәүдәле иде. Аны балалар да бик ярата иде. Күрше районнан шушы авылга килен булып төшүенә дә инде байтак. Авылда яшәүчеләр дә аны тиз арада кабул итеп, “Фәнилә Гыйлемхановна” дип атый иде.
– И-и-и, мәхәббәт – мәхәббәт инде ул. Шул хистән исереп, мин дә бу якларга килеп эләктем инде, – дип сүзен башлады Фәнилә апа.
Югарыда әйткәнчә, шундый тарихларны тыңларга яратканга, аңа кызыксыну белән караш ташладым. Ә кеше белән аралашырга яратучы Фәнилә апа, шунда ук моны күреп калды да, эскәмиясенә җайлап утырып, шушы кызыклы хәлне сөйләде.
Ул елларда мәктәптә күбрәк ир-егетләр укытучы булып эшли иде. Аларны юллама белән төрле районнарга эшкә җибәргән булганнар. Илһам абый да шул рәвешле Фәнилә апа яшәгән авылга укытучы булып эшкә килә. Бу вакытта Фәнилә апага мәктәпне тәмамларга бер ел гына калган була.
Кара чәчле, куе зәңгәр күзле, озын буйлы яшь укытучыга өлкән сыйныф кызларының кайсының гына күзе төшмәгән икән?! Кайберләре аның белән турыдан-туры сөйләшергә дә оялып тормый. Ә Фәнилә аны күрү белән коелып төшә торган була. Укытучы да һәр укучысы белән бик җитди сөйләшә, һәр укучысы белән уртак тел таба.
Тарих дәресләрен Фәнилә көтеп ала башлый. Дәрес буена гашыйк булган укытучысыннан күзен дә алмый, тыңлап утыра ул. Һәр дәрескә ныклап әзерләнеп килсә дә, такта алдына чыгу белән бөтен нәрсәне онытып, җавап бирә алмаган чаклары да күп була. Бәхеткә, укытучысы яхшы күңелле кеше була. Әллә хәлләрнең нидә икәнен аңлап, әллә башка дәресләрдән яхшы билгеләргә генә өлгәшкән укучысының аттестатын бозмаска теләп, аңа беркайчан да начар билгеләр куймый.
Инде яз айлары җитеп, чыгарылыш имтиханнарына әзерләнеп йөргән чакта Фәнилә дус кызлары белән берничә тапкыр Илһам яшәгән урамнан йөреп тә керә. Берсендә укытучысын очратып, озак кына сөйләшеп тә торалар. “Киләчәккә планнарың нинди?” – дип, кызның күзләренә карый укытучысы шунда. Фәнилә киләчәктә аның кебек үк укытучы булырга, балалар белән эшләргә теләвен әйтә. Шундый акыллы, сөйкемле егет белән сәгатькә якын сөйләшеп тора алар. Фәнилә, ниһаять, аңа укытучысы игътибар итүеннән бәхетнең җиденче катында йөзә. Әмма тиздән аларның юллары аерыла. Кыз, мәктәпне тәмамлап, педагогия институтына укырга керә.
Ул елларда әле туган авылга бик еш кайту мөмкинлеге булмый. Бәйрәм вакытларында кайтып та яраткан укытучысын очрата алмый ул, чөнки ул да бу вакытта туган якларына кайтырга ашыга. Шулай ике ел үткәч, Илһамны башка мәктәпкә күчерәләр. Бу турыда ишеткән кыз укытучысы белән очрашуга бөтенләй өметен өзә.
Фәнилә, институтны тәмамлагач, туган авылына эшкә кайта. Яшь укытучы беренче көннән үк үз эшенең остасы булуын күрсәтә. Көне буе мәктәп тормышында кайный ул. Билгеле, яшь кызга авыл егетләре дә игътибар итә, әмма беркем белән дә язмышын бәйләргә теләми ул.
Бер көнне Фәниләне эш белән икенче мәктәпкә җибәрәләр. Мәктәп коридорында эленеп торган укытучылар фотосы арасында үзенең тарих укытучысын күреп таный ул. Инде бу вакытта Фәнилә дә элекке оялчан кыз булмый. Шунда ук әлеге укытучының кайсы кабинетта булуын ачыклый да тәнәфес вакытында аның янына килеп керә.
Кочаклашып күрешә алар. Көлешә-көлешә Фәниләнең мәк-тәптә укыган чакларын искә төшерәләр.
– Киләчәккә планнарың ничек соң, “отличница”? Каршы булмасаң, кич синең белән очрашыр идем. Аннары иртәгәгә планнарны да билгеләрбез, – ди Илһам.
Шушы көннән алар инде аерылмас була. Өч балага матур тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгара алар. Хәзер инде икесе дә хаклы ялда.
– Ул заманда законнар бик каты иде. Укытучы кешенең укучысына игътибар итүен ишетсәләр, эштән куу гына түгел, әллә нинди бәлагә юлыгуың бар. Илһам да шул чакта ук миңа битараф булмаган. Әмма кеше сүзеннән курыккан. Мәхәббәт – мәхәббәт инде. Язмыш булгач, барыбер очраштык. Тиздән өйләнешеп, икебез дә бер мәктәптә укыта башладык. Аллаһка шөкер, матур яшәдек, – ди Фәнилә апа.
Беренче мәхәббәт ялкыны сүнми-сүрелми, диләр. Чыннан да шулай икән.
Гөлия Гәрәева.