+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 сентябрь 2023, 09:15

Руль артында йоклап киткән

Фаҗига нәтиҗәсендә 52 яшьлек авырлы хатын һәлак булган.

Руль артында йоклап киткәнРуль артында йоклап киткән
Руль артында йоклап киткән
Белорет районында Бөрҗән районында яшәүче 36 яшьлек кешене гаепләү буенча җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

12 июль иртәсендә Стәрлетамак - Белорет - Магнитогорск юлында "Volkswagen Caravelle" минивэны йөртүчесе алты пассажир белән Иске Собхангул авылыннан Уфага юлланган. Хәрәкәт вакытында шофер руль артында йоклап китә һәм каршы юлга чыга, шуннан соң юл читенә килеп төшә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 52 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән табиблар килгәнче үлгән. Ире белдерүенчә, ул авырлы булган. Калган пассажирлар һәм шофер җитди җәрәхәтләр алмаган.

Ачыкланганча, шофер арыган хәлдә руль артына утырган. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атка 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас