+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 сентябрь 2023, 14:09

"Өйләнергә хыялландылар... Әмма бергә үлделәр..."

Бөре янында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган яшь пар тиздән туй гөрләтмәкче булган.

"Өйләнергә хыялландылар... Әмма бергә үлделәр..."
"Өйләнергә хыялландылар... Әмма бергә үлделәр..."
Бөре янында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә яшь егет белән кызның үлүе турында язган идек инде. Аларның дуслары белдерүенчә, авариядә яшь гашыйк пар һәлак булган: Балтач районыннан 22 яшьлек Рәдим һәм Янавылдан 18 яшьлек Рузанна.

Бу пар күптән очрашып йөргән. Тиздән алар туй ясарга теләгән дә булган.

"Бер-берсен яраттылар, өйләнешергә хыялландылар, әмма бергә үлделәр. Менә ул язмыш", - дип язган Интернет челтәрендә аларның дусты Лилия.

"Юл - хаталарны кичерми", дип юкка гына әйтмиләр. Юлларда сак булыгыз, дуслар...

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: