+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 сентябрь 2023, 02:40

"Мәет өстенә мәет..."

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәковның гаиләсе кайгы кичерә.

"Мәет өстенә мәет...""Мәет өстенә мәет..."
"Мәет өстенә мәет..."
Бүген аның әтисенең бертуган энесе вафат булган. Көз башы җырчыга башка югалтулар да алып килгән.

«Дуслар, бу атна бик авыр атна булды. Мәет өстенә мәет… Бүген бардык Әлшәйгә… Миндә эшләгән җырчы кызның тормыш иптәше үлеп китте. Аны соңгы юлга озаттык.

Авылдашыбыз Ринат Фәхрисламовның Украинада һәлак булуы хәбәре килде. Аскынга аны җирләргә дип кайтып килә идем, авылдан шалтыраталар… Әтинең бертуган энесе Хәмзә абзыебыз, тальянда уйный торган абзыебыз үлеп киткән… Менә шундый хәбәрләр… Алла сакласын инде», – дигән ул.
 
Бу кайгыларны кичерергә сабырлыклар телибез, Марат.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас