+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 сентябрь 2023, 07:35

Туристның үлеменең сәбәбе билгеле

Аны Белорет районындагы «Ялангас» тавында тапканнар иде.

Туристның үлеменең сәбәбе билгелеТуристның үлеменең сәбәбе билгеле
Туристның үлеменең сәбәбе билгеле
5 сентябрьдә Белорет районы тауларында югалган 43 яшьлек Айратны эзләү тәмамланды. Ир-атны соңгы фотосын төшергән урыннан ерак түгел үле килеш таптылар.

Танышлары әйтүенчә, Айрат туризм белән узган ел актив шөгыльләнә башлаган. Шул вакытта ул «Урал барсы»н уза башлый. Бу ике этаптан торган туристик марафон: 
Уралның мең һәм аннан да күбрәк метр биеклектәге җиде түбәсенә менү һәм "Белорет - Зур Ирәмәл" маршруты. Узган ел сәяхәтче бу этапларны тәмамлый алмаган. Быел ир-ат барлык биремнәрне «җиңәргә» өметләнгән.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Айрат Янбулатов туңып үлгән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас