Мәгълүм булуынча, Сочи - Омск рейсын башкаручы самолет Новосибирск янындагы басуга төшеп утыру турындагы хәл буенча хокук сакчылары тикшерү башлады.
Самолетның капитаны, 32 яшьлек Сергей Белов, тикшерүчеләргә мәгълүмат биреп, һава судносының фаҗигадән бер адымда булуын билгеләп үткән.
Белов самолетны утырта башлаганчы, анда ягулык 5 минутка гына калганын белдергән. Сораштыру вакытында капитан самолетны „Домодедово“да тикшергәннәрен, ә инде Сочи аэропортында ул самолетны үзе кабул иткәнен һәм анда тискәре факторларны күрмәвен сөйли. Очыш вакытында да барысы да яхшы үткән, әмма Омск янында гидравлика системасы эшләми башлаган.
Эшләү дәверендә Сергейның мондый штаттан тыш хәл белән очрашканы булмаган, ләкин икенче пилот Эдуард Семенов белән бергә 160тан артык кешенең гомерен саклап кала алганнар.
Хәзер хокук саклаучылар «Домодедово» аэропорты техникларыннан сорау алырга ниятли, чөнки соңгы тапкыр самолетның техник торышын алар тикшергән.
Фото: starhit.ru сайтыннан.