+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 сентябрь 2023, 04:40

"Төнге күбәләк" 170 мең сумга төшкән

Җитмәсә, ул килмәгән.

"Төнге күбәләк" 170 мең сумга төшкән"Төнге күбәләк" 170 мең сумга төшкән
"Төнге күбәләк" 170 мең сумга төшкән
35 яшьлек уфалы 4нче полиция бүлегенә алдау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Ир-ат кичне "төнге күбәләк" чакырып, күңелле компаниядә үткәрергә теләгән. Интернет киңлекләрендә кызыклы сайт тапкан, анкеталарны караганнан соң, анда заказ бирергә карар иткән, әмма шалтыратуга беркем дә җавап бирмәгән. Ә бераздан аңа үзләре янаулар белән шалтыратканнар.

Шалтыратучылар хәбәр иткәнчә, ул сайтта кызлар анкеталарын караганнан соң, сайт ябыла һәм ашыгыч рәвештә блокировканы алырга кирәк була. Моның өчен акча таләп ителә. Мошенникларның сүзләренә ышанып, ир 170 мең сумнан артык акча күчергән.

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Бер тәүлектә мошенниклар республика халкының 12 миллион сум акчасын үзләштергән.
 
Фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас