

Алар «Орион» мәдәният йорты янында булган. Әлеге фотолар социаль челтәрләрдә таралган.
Интернет кулланучылар фикеренчә, бу кешеләр ниндидер тренинг биремен үти яисә кемгәдер теләк оттырган. Күпләр көлә, тиргәүчеләр дә бар, балалар каршында шәрә йөрү коточкыч күренеш. Челтәрдә таралган фотода да бала карап торуы күренә.
Әлеге вакыйга турында Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы комментарий бирде.
«11нче полиция бүлеге хезмәткәрләре Интернетны күзәткәндә билгесез ир-атларның шәрә йөргәне сурәтләнгән фотолар табылды. Әлеге факт буенча хәбәр теркәлде, полиция хезмәткәрләре аларның шәхесен ачыклау буенча эшли», диләр ведомствода.