+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 сентябрь 2023, 15:42

Котсыз җан иясе баланы кая өстерәгән?

Мондый зат белән очрашканнан соң тән генә чымырдамый, чәчләр дә үрә тора...

Котсыз җан иясе баланы кая өстерәгән?Котсыз җан иясе баланы кая өстерәгән?
Котсыз җан иясе баланы кая өстерәгән?

Бу хәл үткән гасырның 80нче еллары ахырында булды. Аняның әнисе архитектура бюросында эшли иде, ул архитектура һәйкәлләрен тергезү, төзекләндерү белән шөгыльләнде. Өлкән кызы Маша исә махсус белеме булган рәссам-
реставратор иде. Һөнәрләре якын булганлыктан, ана ике кызы белән элекке бөтен Советлар Союзы буйлап йөрде. Чираттагы командировкасы Смоленск өлкәсендәге бер авылга билгеләнде, чөнки анда XVII гасырда ук төзелгән кечкенә бер чиркәү бар иде. Ул заманнардагы иске бер авыл, бер үзәк урам, урман, инеш булып кына калган елга, ә аның мул сулы булган заманнан калган алагаем тирән чокыр...

Бу гаиләне авыл читендәге йортка урнаштыралар, шул ук вакытта катгый итеп кисәтеп тә куялар: кояш баеганнан соң урамда йөрмәү хәерлерәк булыр, аеруча балаларның үзләрен генә калдыру ярамас, ни булмас... Мондый “комендант сәгате”нең сәбәпләрен ачыкларга тырышып карасалар да, беркем дә ачылып китеп сөйләшергә атлыгып тормый. “Авыл тормышы шундый инде, – дигән булалар. – Иртә ятабыз, иртүк торабыз...”

Маша әнисе белән озын көннәр буе чиркәүдә үз эшләре белән мәш киләләр, ә кечкенә Аня, инде “үскән” кыз буларак, рәхәтләнеп авыл урамы буйлап йөри, үз күңелен үзе күрә алырлык шөгыль таба, төрле уеннар уйлап чыгара. Башта әнисе аның өстеннән бикләп чыгып китсә дә, соңрак Аня, бертуктаусыз елаулары, мин инде бәләкәй бәбәй түгел, дигән давайлашуы белән җиңеп, “азатлык” яулап ала, шуңа да эшкә аны тыныч күңел белән калдырып китә башлыйлар.

Көннәрдән бер көнне, дөрес­рәге – кич белән соңга калып кайткач, әнисе белән апасы кечкенә Аняны гадәттәгечә өй алдында, ихатада таба алмыйлар, ул өйдә дә булмый. Аны эзләп, инде тып-тын калган, караңгы­лыкка чумган бөтен авылны урап чыгалар, күрше-тирәне аякка бастыралар. Халык исә ишек ачарга да бик ашыгып бармый, “Кояш баеганнан соң урамда йөрмәвегез хәерле дип әйттек бит инде!” – дип кенә җаваплыйлар. Ниһаять, бер хатын “Чокырдан эзләгез!” дигән киңәш бирә.
Ана белән кызы шундук чокыр ягына ташланалар, фонарьларыннан төшкән тычкан уты кебек кенә яктылыктан аяк астын да юньләп күрмичә, дөм караңгы чокырга сәрмәнеп кенә диярлек төшә башлыйлар, ә түбәндә, иң аста ниндидер сәер чыжылдау, ысылдау гына ишетелә. Маша аска иң беренче булып төшеп җитә һәм куркыныч тавыш белән әнисен ярдәмгә чакыра. Алар анда чама белән бер буйдагы ике шәүләне күреп ала: озын куллы, кәкре аяклы, бөкре аркалы ниндидер ямьсез бер җан иясе, Аняны кулыннан җитәкләп, каядыр алып китәргә маташа, кызчыкның исә башы артка ташланган, күзләре йомык, үзе карышмый да, әйтерсең лә гипноз йогынтысы астында. Алар янына килеп җиткәч, күзләре песинеке кебек ялтырап-ялтырап киткән теге бөкре зат өлкәннәргә карап ысылдавын дәвам итә, шул ук вакытта зәңгәр таплардан тимгелләнеп беткән озын бармаклары белән Аняның сабый кулын ныгытып кысып алып, каядыр өстери...

Ана кече кызына ярдәмгә ташлана, икенче кулыннан эләктереп алып, үзенә таба тарта, теге зат аның саен ныграк ысылдый, килбәтсез авызындагы ямьсез тешләре белән ныграк ыржая. Ярсыган ана белән тарткалашта көче җитми башлагач, бөкре зат балага ике куллап ябыша, ысылдавы үкерүгә күчә, авызыннан селәгәе сузылып агып төшә башлый...
Шул арада ана да бу затның кызчыгын кая таба өстерәвен аңлап ала: чокырның аргы ягындагы кирпеч стенада әлеге зат кына сыярлык шомлы тишек күренеп кала...
Әнисенә ярдәмгә Маша да килеп кушылгач, бу тарткалашуда алар икәүләшеп җиңеп чыга һәм чокырдан күтәрелү ягына ашыга. Теге иләмсез җан иясе исә аларның артыннан шыңшып иярә, бер арада якынлашып бетә, аннары куркып чигенә, үзе бертуктаусыз ысылдый. Ләкин чокыр өстенә күтәрелергә кыймый, чөнки ул арада югарыда факеллар кабызган берничә ир пәйда була. Авыл мужиклары анасы белән ике кызына чокырдан чыгарга ярдәм итә. Ирләр бу бахырларны бер сүз дә дәшмичә йортларына кадәр озатып куя да берни булмагандай өйләренә таралыша.

Өйгә кереп утны кабызгач, Аня, ниһаять, һушына килә, вакыт-вакыт сулкылдап ала, начар төш күрүенә зарлана. Ә теге котсыз җан иясе кысып тоткан кулы канга баткан була, андагы яралар ялкынсынып, әрнеп авырта башлый. Икенче көнне аны дәваханәгә алып баргач, андагы табибның коты оча, чөнки мондый яралар аңа бик яхшы таныш була, ул ике-өч ел элек әлеге авылдан шундый ук яралары булган бер баланы алып килүләрен искә төшерә...

Аняның кулын саклап калу өчен табибларга бик озак көрәшергә туры килә әле, чөнки теге коточкыч зат салган яралар тагын да ялкынсынып, кул шешеп китә, аннары инде бөтенләй эренли башлый. Байтак вакыт дәвалаганнан соң гына Аня тулысынча савыга, ләкин кулындагы яра җөйләре гомерлеккә бу куркыныч вакыйгаларның истәлеге булып кала...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас