Төмән өлкәсе ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, юлда «Чери» һәм «Шкода» бәрелешкән. Фаразлануынча, «Чери» автомобиле каршы як полосага чыккан.
"Бәлки "Чери“ның 51 яшьлек шоферы руль артында йоклап киткәндер. Ул 700 чакрымнан артык юл үткән, Нижневартовскидан чыгып, вахтадан Башкортстанга кайтып барган. 33 яшьлек „Шкода“ шоферы - хатын-кыз - һәлак булган, аның 12 яшьлек кызы хастаханәгә озатылган. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң кыз беренче булып әтисенә шалтыратып, булган хәл турында хәбәр иткән", - дип белдерәләр ведомствода.
«Чери» шоферы да дәваханәгә озатылган. Фаҗиганең сәбәпләрен ЮХХДИ хезмәткәрләре ачыклый.
Фото: башинформ