+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 сентябрь 2023, 05:25

Табиб 10 миллионнан колак каккан

Район дәваханәсе табибы мошенниклар корбаны булган.

Табиб 10 миллионнан колак какканТабиб 10 миллионнан колак каккан
Табиб 10 миллионнан колак каккан
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, зыян күрүче Стәрлетамак полициясенә мөрәҗәгать итеп, шалтыратуның мессенджер аша килүен сөйләгән.

Бер явыз ниятле кеше үзен - зыян күрүченең коллегасы, икенчесе хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра. Әңгәмәдәшләр ир-атны аның акчалары куркыныч астында һәм аларны сакларга кирәклегенә ышандыра.

Аларның күрсәтмәсе буенча доктор берничә тапкыр акчаны аферистлар күрсәткән счетларга күчерә. Нәтиҗәдә, ул 10 млн сумлык зыян күрә, шуларның 2 миллионы шәхси тупланмалар була, калганнары кредит итеп рәсмиләштерелә.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас