Роман Костомаров "НТВ" каналы эфирында алкоголь белән бәйле проблемалар турында искә төшерә. Ул һәрвакыт тәмәке тартырга яратканын белдерә. Спортчы бервакыт дуслары белән урамда киемсез калганын сөйләгән.
"Урам буйлап кызлар белән шәрә килеш диярлек йөргән чаклар бар иде", - ди спортчы.
Тренер Александр Жулин Романны штрафлар системасы ярдәмендә аңына китерергә тырышуын сөйләде. Тренерга тәрбияләнүчесенең күнегүләргә эчкән килеш килгәне ошамый. Беренче тапкыр ул Костомаровка - 100 доллар, аннары 200 доллар, нәтиҗәдә 800 доллар штраф сала. Жулин тәрбияләнүче исәбеннән акча эшләргә тырышмавын, ә аның дисциплина дәрәҗәсен күтәрергә теләвен ассызыклады.
"Ул дөнья чемпионатында медаль яулагач, мин бөтен акчаны кире кайтардым", дип сөйләгән спортчы.
Фото: "Интересные новости в мире" сайтыннан.