+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 сентябрь 2023, 03:30

Бер санны да белмичә 4 миллион откан

Шундый лотереялар да була икән.

Бер санны да белмичә 4 миллион отканБер санны да белмичә 4 миллион откан
Бер санны да белмичә 4 миллион откан
17 сентябрьдә "Забава от Русского лото" лотереясендә 3 794 470 сумлык суперприз уйнатылган. Уңыш Башкортстаннан 87658нче тиражда катнашучыга елмая.

Аңа билетның уен кырында 1дән 24кә кадәр диапазонда 12 санны билгеләргә кирәк була. Суперпризны барлык саннарны да белүче яки берсен дә белмәүче ота. Тираж герое бер генә санны да дөрес язмаган һәм лотерея бәхетлеләре сафларын тулыландырган.

Бәхетле кеше әле призын сорап мөрәҗәгать итмәгән. Җиңүченең билетны мобиль кушымтада 50 сумга сатып алуы гына билгеле.
 
Сез әле һаман лотерея билеты алмый йөрисезме?

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас