Башкортстанда «Балаларны эзләү-Иглин» оешмасы волонтерлары «ВКонтакте» социаль челтәрендә хәбәрсез югалган ике үсмерне эзләү турында хәбәр итте: 2009 елда туган Данила Драпков һәм 2010 елда туган Ксения Подгорная 18 сентябрь кичендә югалганнар.
Даниланың билгеләре: аксыл чәчле, уртача гәүдәле, буе - якынча 162 см, спорт костюмы кигән.
Ксениянең билгеләре: буе - 155 см, чәчләре кызыл төскә буялган. Джинс чалбар, спорт кофтасы кигән.
„Аларның кайдалыгы турында нинди дә булса мәгълүматка ия һәркемне 112, яки 8-927-969-89-19, 8-917-383-56-87 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйбыз“, - дип мөрәҗәгать итә волонтерлар гражданнарга.