+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 сентябрь 2023, 09:35

Тагын бер кассир миллионнар белән юкка чыккан

"Уралсиб" банкы полициягә мөрәҗәгать иткән.

Тагын бер кассир миллионнар белән юкка чыккан
Тагын бер кассир миллионнар белән юкка чыккан
"Уралсиб " банкы полициягә вкладчылар белән ялган килешүләр төзегән хезмәткәрләренең берсе гамәлләре белән бәйле рәвештә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта 20 сентябрьдә UFA1.RU хәбәрчесенә финанс учреждениесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Басмага билгеле булганча, дүшәмбе көнне банкта клиентлар бер хезмәткәрнең вкладларны бик отышлы процентлар белән рәсмиләштерүе турында белдергән, шул ук вакытта хатын үзе эш урынында булмаган.

"Уралсиб"та мондый шартларда финанс хезмәтләре күрсәтелмәве турында хәбәр итәләр, шулай ук хезмәткәрнең бу клиентлар белән рәсми килешүләр төземәвен ачыклыйлар.

- Банкта хезмәт тикшерүе дәвам итә, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек башланды, — дип хәбәр итәләр банкның матбугат хезмәтендә. - Бәлки, бер хезмәткәр банкның хезмәтләре яисә продуктлары белән бәйле булмаган законсыз гамәл кылгандыр. Сүз рәсми банк килешүләресез рәсмиләштерелгән, чынбарлыкта булмаган югары табышлы финанс продуктларын кулланып эшләнгән схемалар турында бара дип фаразлана.

«Коммерсант-Башкортостан» басмасы, адвокат һәм зыян күрүчеләрнең анонимлыгын саклап, аларга сылтама белән шуны хәбәр итә: югалганчы хезмәткәр аларга вклад буенча процентларны акчалата биргән. Ул аларга, янәсе, банк киң җәмәгатьчелеккә игълан итмәгән вкладлар буенча килешүләр төзегәнен әйткән.

Банк клиентлары тарафыннан бу хезмәткәргә тапшырылган вкладларның гомум суммасы әлегә билгеле түгел. Бер клиентның - 8 миллион, икенчесенең300 мең сум тапшыруы билгеле. Кыскасы, сүз бик күп миллионнар турында бара.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: