«Илшат абыебызның арабыздан китеп баруы турында хәбәр килде. Ул – минем әтинең энекәше. Вафатына берничә сәгать кала күкрәге авыртуга зарланган. Нәкъ әти кебек үк…» – дип сөйләгән иде блогер үзенең сторисларында.
Аның туганын бүген туган авылы зиратына, Рөстәмнең әтисе янәшәсенә җирләгәннәр. Дуслары аның тирән кайгысын уртаклашкан.
Бу хакта тулырак://intertat.tatar/news/rostam-nabievnyn-tugany-vafat-5861514