Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, ул, юл буйлап йөгереп, куркыныч хәл тудырган. Машина хайванга якынлашып, туктап калгач, аю кире якка чапкан.
Элегрәк Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Камил Биргулиев аюларның аномаль тәртибен аңлаткан иде. Эксперт, аюларның торак пунктлар территориясенә ешрак килүенең бер сәбәбе - хайваннарның миграция факторы, дип саный.