Бу вакыйга быел 18 майдан башлана, ул вакытта полициягә Ишембайда яшәүче хатын мөрәҗәгать итә һәм иренең югалуы турында белдерә. Хатын сүзләренчә, ире Алебастр тавына дару үләннәре җыярга киткән, тик өйгә әйләнеп кайтмаган, ә телефоны сүндерелгән. Полиция хезмәткәрләре тау янындагы җирләрне тикшергәндә урман кырыенда башында ике ату ярасы булган ир-атның гәүдәсен табалар.
Шул вакытта тикшерүчеләр «Үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше ача: криминалистлар һәм җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре белән бергә алар җинаять урынын җентекләп өйрәнә һәм анда Макаров пистолеты өчен патроннардан ату гильзаларын таба. Күп санлы экспертизалардан соң тикшерүчеләр, наркотикларның законсыз әйләнешенә катнашы булган кеше үтергәндер, дигән версиягә туктала. Эш шунда, Алебастр тавы янындагы урман полосасын «закладчылар» ярата, шуңа күрә зыян күрүче җинаятьнең ирексез шаһиты була һәм моның өчен үз гомере белән түли ала. Бу хакта "Уфа 1" яза.
Кичә Ишембайда нарколаборатория оештыруда һәм ирне үтерүдә катнашы булган абыйлы-энеле ике кешенең кулга алынуы турында билгеле булды. Үлгән ирнең хатыны Виктория үзенең битендә ире турында мондый сүзләр язган:
"Иремнең фотосын карыйм һәм аны тере килеш күрәм. Әйе, ул юк, Ул кайдадыр, офык артында, ләкин ул бар. Син анда, теге дөньяда ничек күренәсең? Сез нәрсә эшлисез? Анда барысы да яхшы булсын дип телим. Ә безнең өчен борчылма, без җиңәчәкбез. Син анда безне онытма, без сине истә тотачакбыз. Чөнки бер көнне без барыбер очрашырга тиеш. Бу - Ходай законы".
Мәрхүмнең балигъ булмаган ике баласы калган.
фото: "Уфа 1.ру"